воскресенье, 16 мая 2021 г.

АРТИКЛЛАР ТИРӘСЕНДӘ.

Артикллар турында язучылар булды, бигрәк тә соңгы айларда. Мин әлбәттә артиклның  нәрсә икәнен күптән оныткан идем (әгәр белгән булсам). Уйлар башка җирдән килеп чыкты  , ә артикл  соңрак килеп катнашты. Укыдым, күпмедер аңладым, яңа фикерләр туды. Артикль сүзен ничек тә йомшак әйтә алмыйм, татарча АРТИКЛ булырга тиештер. Шулай уйладым, Ь билгесен язмыйм.

ТУЛЫСЫНЧА: АРТИКЛЛАР ТИРӘСЕНДӘ.

вторник, 7 апреля 2020 г.

ТӨРКИ МАТРИЦАның татарча тасвире (ХӘРЕФЛӘР)


Сузыклар – векторлар.  Сузык авазлар-хәрефләр хәрәкәткә китерә, хәрәкәтне күрсәтә һәм элемтәне билгели. Оператор дисәк тә вектор дисәк тә барыбер хәрәкәт-элемтәгә барып терәләбез. А хәрефе гади вектор. Бу хәрефнең мәгнәсе: 1) хәрәкәт бар,ләкин күп түгел, 2) элемтә бар, элемтәнең дәвамы ихтимал. Бу символ күз сүрәтеннән килеп чыккан дисәк тә ярый. Берничә тапкыр А чыкса ( 2 ≤) аларны У хәрефе белән алыштырып була. Берничә гади векторны кушсак көчле вектор У чыга. А+А=У. А һәм У векторлары юнәлешне билгеләми, А- хәрәкәт(элемтә) аз , У- хәрәкәт күп.

ТУЛЫСЫНЧА:  ТӨРКИ МАТРИЦАның татарча тасвире (ХӘРЕФЛӘР)

ТЕЛ СЕРЛӘРЕ. ЛОГИК ЭЛЕМТӘЛӘР: САН – СЫН - ЧЫН


Татар теле белеп төрки телләрнең күбесен аңлап була, чөнки безнең телебез нигезендә классик, саф төрки кыпчак теле булган. Татар теле аша күп башка безгә якын булмаган телләр сүзләрен сүтеп, аларның мәгънәсен, логикасын аңлап була. Күп сүзләрнең логикасын татар теле аша гына аңлатып була. Мисал өчен бер бик мөһим сүзләр төркемен карыйк: САН – СЫН – ЦЫН (ЧЫН). САН – число; СЫН – изображение, образ; ЧЫН – истина.


СҮЗЛӘР СҮТҮ ҺӘМ ТӨРКИ МАТРИЦА ТИРӘСЕНДӘ УЙЛАР ...




Тел серләренә багышланган язмалар сериясен, төрки матрица һәм төрки дешифрация темаларын дәвам итеп, алар тирәсендәге уйларымны язам. Бу мәкаләдә:  Терминнар турында. Сүзләр сүтү мисаллары. Тел логикасы. Төрки алынмалар башка телләрдә. Этимология, тарих һәм дәүләт идеологиясе. Төрки телләр Аурупа телләре белән ничек бәйле. Руна ташъязмалары нәрсә күрсәтә. Татар теле Аурупа телләре арасында. 

пятница, 31 января 2020 г.

ТӨРКИ МАТРИЦА ТУРЫНДА.


Дөньяда  бер-берсеннән бик нык аерылып торган телләр бар.   Телләре бер-берсеннән ерак булса  кешеләр тәрҗемә аша гына аралаша алалар. Хәзерге фән буенча телләр берничә аерым “төп”тән үсеп чыга, һәм меңнәрчә еллар дәвамындагы үзгәреш нәтиҗәсендә берничә “тел гаиләсе” килеп чыга. Сүзләрнең килеп чыгышын тикшергәндә “рәсми фән” беренче чиратта тугандаш телләргә карый, ә ерак телләрнең үз лексикалары чагыштырып булмаслык дәрәҗәдә аерыла диеп саный. Авторның раслауы буенча барлык  телләнең төбе, чыганагы, бер логика  белән бәйләнгән, һәм ул система Аллаһ тарафыннан кешегә, кешелеккә, кертелгән. Очраклы рәвештә килеп чыккан телләр дә, сүзләр дә юк!

ТАТАРЛАРГА ТӨРКИ ДЕШИФРАЦИЯ ТУРЫНДА.

Бу мәкалә авторы  2011елда “Төрки матрица”  дигән системаны ачты. Төрки матрица” системасы  кеше телләрендә кулланылган символларның нинди функцияләргә бәйләнгәнен ачыклый һәм кибернетик системага китерә. Төрки матрицага нигезләнгән тикшеренүләр 2012 елда көтелмәгән һәм эзләмәгән ачышка китерде. Латин һәм исланд сүзләрен татар-төрки сүзләреннән торган аңлатма рәвешенә китереп була икәнлеге ачыкланды. Соңрак башка телләрнең сүзләре дә тикшерүгә кертелде. Нәтиҗәдә төрки дешифрация методикасы төзелде.

ТУЛЫСЫНЧА: ТАТАРЛАРГА ТӨРКИ ДЕШИФРАЦИЯ ТУРЫНДА,


воскресенье, 28 октября 2018 г.

Иң кечкенә милли университетлар.

Дөньяда иң кечкенә университетлар - Гренландиядә һәм Фарер утрауларында урнашкан. Гренландия  һәм  Фарер утраулары  Даниянең автономияле регионнар итеп  санала. 
Гренландиядә 57 мең кеше яши, алар арасында 90% артык инуитлар (эскимослар). Фарер утрауларында 49 мең кеше яши, шул исәптән  92% фарерлылар.
Гренландия университеты илнең башкаласы – Нуук шәһәрендә урнашкан. Ул 1987 елда ачылган. Соңгы мәгълүмат буенча анарда 700 студент укый һәм 120 укыту һәм фәнни эш алып баручы галим эшли...

Родные языки в российских школах: сентябрь 2018.

Что изменилось на местах в изучении национальных языков  после принятия нового закона, который дает родителям право выбора родного языка. После того как чиновники отрапортовали о количестве выбравших тот или иной язык в качестве родного, наступило затишье. Периодически появляются сообщения о принуждении к выбору русского языка в качестве родного. Руководители и чиновники системы образования национальных республик время от времени повторяют мантры о том, что принятый недавно закон обеспечивает необходимые условия для изучения родных языков.  Большинство простых неравнодушных граждан хочет поверить в это, и что всё не так плохо...  

Читать статью:  Родные языки в российских школах: сентябрь 2018.

суббота, 27 октября 2018 г.

Төрки халыклар элекке СССР илләрендә: XX – XXI гасыр.

XX гасыр башыннан бирле төрки халыклар ничек үскән;  Советлар Союзы халыкларының өлеше ничек үзгәргән; татарлар саны һәм өлеше ничек үзгәргән; элекке СССР илләренең 2050 нче елга кадәр халык саны фаразы;

Сколько же реально в России коренных народов и их языков?



Согласно результатам Переписи населения 2010 года в России учтены 194 народа и народности. Но если внимательно изучить их список окажется, что народы зарубежных стран составляют более 40% списка (около 82) . Некоторые из них являются частично коренными народами: украинцы, казахи, азербайджанцы, финны, эскимосы. Абсолютное же большинство из этих 82 - некоренные народы, почти за каждым из которых стоят поддерживающие их языки и культуры независимые государства. …

Читать полностью: Языковая арифметика.