ТЕЛ СЕРЛӘРЕ. ЛОГИК ЭЛЕМТӘЛӘР: САН-СЫН-ЧЫН.

Татар теле белеп төрки телләрнең күбесен аңлап була, чөнки безнең телебез нигезендә классик, саф төрки кыпчак теле булган. Татар теле аша күп башка безгә якын булмаган телләр сүзләрен сүтеп, аларның мәгънәсен, логикасын аңлап була. Күп сүзләрнең логикасын татар теле аша гына аңлатып була. Мисал өчен бер бик мөһим сүзләр төркемен карыйк:
САН – СЫН – ЦЫН (ЧЫН)      
САН – число; СЫН – изображение, образ; ЧЫН – истина.
Мишәрләр, себер татарлары, башка милли төркемнәр һәм халыклар Ч урынына Ц әйтәләр, Ул вариант борынгырак, һәм ул Бөек Даланың төнъяк кырыенда яшәгән халыклар арасында таралган булган. Шуңа без монда “чын” сүзенең ике вариантын да кулланабыз: ЧЫН һәм ЦЫН.
САН, СЫН, ЧЫН бик мөһим төшенчәләр. Сан, сын, чынлык аша дөньяда һәрбер нәрсәне тәсвирлап, аның сүрәтен ясап була: саннар ярдәмендә санап,үлчәп; сынны рәсемгә төшереп, йә сүз белән әйтеп була. “Чын” бер яктан ул нинди дә булса эталон, үрнәк белән чагыштыру (чын кеше), икенче яктан “чын” – “истина “ – “логическая единица” (1). Информатикада “1” һәм “0” белән барлык мәгълүматны кодлап компьютерга кертеп, эшкәртеп, җибәреп була.
Бу төшенчәләр бер берсенә якын, кайсыбер очракларда бер берсен алмаштыра ала. Әйтик, саннар аша математик сүрәт ясап ( сын), ә “чын” ул үзе логик сан...
Әйберләрнең сыйфатларын белү өчен санау һәм сынау кирәк. САНАУ – СЫНАУ (считать –испытывать, проверять). Бу мисалда сүзләрнең гади төзелешен, төзеклеген күрә алабыз. Ник без бу сүзләрне алдык? Телнең мәглүмати логикасында алар бик мөһим.
САН-СЫН-ЧЫН нигезендә нинди сүзләр төзелгән?
Иң гади, шүңа күбесенә күренми торган мисал – рус сүзе “СЫН”.
СЫН – ир кешенең улы атасына охшаш, атасының сыны кебек була.
Шул ук мәгънәдә төрле вариантларда ул сүз төнъяк герман халыкларының (шведлар, норвеглар, датлар) фамилияләренә кергән : АНДЕРСОН, ЭДИСОН, НИЛЬСЕН, НАНСЕН.
Башка сүзләр:
ЦЕНА - әйберне бәяли (сан) һәм сыйфатын (чын, яхшы булуын) күрсәтә;
ОЦЕНКА – бәя бирү ( әйбергә, кешегә, эшкә...); ЦЕННОСТЬ;
ЧИН (элеккечә САН) – түрәләрнең хезмәттәге иерархиясен (сан) билгели;
ЧИНИТЬ – бозылган әйберне чын әйбергә эйләндерү, чын итү диеп була;
СЦЕНА – чын (цын) тормыштагы кебек бер..., сыны;
НАЧИНКА – азыкның, әйбернең чын эчтәлеге;
ОЧЕНЬ, УЧЕНИЕ, ТОЧНО, СОЧИНЕНИЕ – бу сүзләр нигезендә  дә “чын” төшенчәсе бар.
Хәзер Аурупа телләрен карыйк.
Герман төркеменә кергән норвег телендә:
SANN, SANNE, SANT – ЦЫН (ЧЫН) – истинный, верный, истина, правда...
Көнъяк, Көнбатыш Аурупа телләрендә “сан, санто, сент” – “святой” -, изге сүзе еш куланыла. Шул мәгънәдә алар шәһәр, авыл исемнәренә еш керә. Бездә дә бар: Санкт-Петербург (изге Пётр шәһәре).
SAN итальян телендә – святой. Изге кеше үрнәк, эталон, чын кеше була. Бу сүзнең төрле телләрдә төрле вариантлары:  SANTO, SANT, SENT. Алар нигезендә төзелгән изгелек  темасына сүзләрне санап бетерәлмәслек.
SENATСЕНАТ сүзе – senex( старик) латин сүзеннән килеп чыккан дип язалар -, нигезе һәм логикасы шул ук.
SANITAS – саулык (здоровье). Бу латин сүзеннән төрле телләрдә бик күп чисталык, дәвалау билгеләгән сүзләр килеп чыккан.  Саулык, чисталык, сафлык та үрнәк, эталон булып тора. Рус телендә: САНИТАР, САНИТАРНЫЙ, САНАТОРИЙ һәм башка сүзләр.
Тагын САНАЦИЯ сүзе бар - финанс өлкәдә банклар “дәвалау”.
Бәя бирү функциясенә кайтсак, акча исемнәренә карыйк: CENT, CENTAVO, СЕNTIMO – ЦЕНТ, СЕНТАВО, СЕНТИМО – акча беремлекләренең 1/100 өлеше.
Башка телләрне карасак:
Бер бик мөһим гарәп теленнән килгән СӨННӘТ сүзен алыйк. Ислам динендә СӨННӘТ - Мөхәммәд Пәйгамбәрнең әйткән сүзләре һәм гамәлләре, ягъни хәдисләре. Русча әйткәндә СУННА. Гарәп теленнән рус теленә сөннәт сүзен  “обычай”, “пример” дип тәрҗемә иткәннәр. Димәк, шул ук үрнәк, шул ук ЧЫН мәгънәсенә килдек. СӨННӘТ, СУННА – ЦЫН сүзләр.

Тагын. Узәк Азиядә беренче көчле, Кытайны буйсындырган дәүләт төзегән СӨН бабаларыбыз. Русча аларны ХУННУ диләр (кытай теленнән), Аурупага килгәч аларны ГУННЫ дигәннәр. Татарча СӨННӘР дибез. Логика күренәме? СӨН – ЦЫН халык дигән сүз.

Кытай инглизча CHINA. Борынгы Кытай дәүләтләре (династияләре) исемнәре русча – ЦИНЬ (сөннәр - хуннар заманы), ЦЗЫНЬ (12-13 гасыр), ЦИН (17-20 гасыр башы). Бу исемәр нигезендә дә “ЧЫН” сүзе күренә. Кытай үзен дөнья үзәге дип санаган, шуңа кытайлылар үз дәүләтен генә ЧЫН дәүләт дип санаган.

Кытай философиясендә, мәдәниятында, медицинасында күп мәгънәле ЦЗИН төшенчәсе бар. Гади аңлатканда ул терелек башлангычы, рух, орлык мәгнәсендә кулланыла (русча “жизненное начало”, “дух”, “семя” диеп була). Ә ЦЗИН сүзенең беренче, башлангыч мәгънәсе “чистартылган дөге орлыклары” булган – кытайлылар тормышында иң кыйммәтле  ЧЫН нәрсә...
Без САН-СЫН-ЧЫН төшенчәләре нигезендә төзелгән сүзләр карадык. Сүзлекләрдә казынсаң тагын күп сүзләр табып булыр иде, ә алардан тагын да күбрәк башка сүзләр чыккан...

Өстәге мисаллар сүзләрдә тирән мәгънә, төзекле логика яшеренгәнен күрсәтә. Сүзләрнең логик нигезе төрле телләрне берләштерә, рәсми тел гайләләре, тел төркемнәренә карамыйча. Бу яшерен, тирән белемнәрне без татар теле аша гына аңлый алабыз.
Наил Гыйлман.
апрель 2020.



Комментариев нет:

Отправить комментарий