вторник, 7 апреля 2020 г.

ТӨРКИ МАТРИЦАның татарча тасвире (ХӘРЕФЛӘР)


Сузыклар – векторлар.  Сузык авазлар-хәрефләр хәрәкәткә китерә, хәрәкәтне күрсәтә һәм элемтәне билгели. Оператор дисәк тә вектор дисәк тә барыбер хәрәкәт-элемтәгә барып терәләбез. А хәрефе гади вектор. Бу хәрефнең мәгнәсе: 1) хәрәкәт бар,ләкин күп түгел, 2) элемтә бар, элемтәнең дәвамы ихтимал. Бу символ күз сүрәтеннән килеп чыккан дисәк тә ярый. Берничә тапкыр А чыкса ( 2 ≤) аларны У хәрефе белән алыштырып була. Берничә гади векторны кушсак көчле вектор У чыга. А+А=У. А һәм У векторлары юнәлешне билгеләми, А- хәрәкәт(элемтә) аз , У- хәрәкәт күп.

ТУЛЫСЫНЧА:  ТӨРКИ МАТРИЦАның татарча тасвире (ХӘРЕФЛӘР)

ТЕЛ СЕРЛӘРЕ. ЛОГИК ЭЛЕМТӘЛӘР: САН – СЫН - ЧЫН


Татар теле белеп төрки телләрнең күбесен аңлап була, чөнки безнең телебез нигезендә классик, саф төрки кыпчак теле булган. Татар теле аша күп башка безгә якын булмаган телләр сүзләрен сүтеп, аларның мәгънәсен, логикасын аңлап була. Күп сүзләрнең логикасын татар теле аша гына аңлатып була. Мисал өчен бер бик мөһим сүзләр төркемен карыйк: САН – СЫН – ЦЫН (ЧЫН). САН – число; СЫН – изображение, образ; ЧЫН – истина.


СҮЗЛӘР СҮТҮ ҺӘМ ТӨРКИ МАТРИЦА ТИРӘСЕНДӘ УЙЛАР ...




Тел серләренә багышланган язмалар сериясен, төрки матрица һәм төрки дешифрация темаларын дәвам итеп, алар тирәсендәге уйларымны язам. Бу мәкаләдә:  Терминнар турында. Сүзләр сүтү мисаллары. Тел логикасы. Төрки алынмалар башка телләрдә. Этимология, тарих һәм дәүләт идеологиясе. Төрки телләр Аурупа телләре белән ничек бәйле. Руна ташъязмалары нәрсә күрсәтә. Татар теле Аурупа телләре арасында.