СҮЗЛӘР СҮТҮ ҺӘМ ТӨРКИ МАТРИЦА ТИРӘСЕНДӘ УЙЛАР.

Тел серләренә багышланган язмалар сериясен, төрки матрица һәм төрки дешифрация темаларын дәвам итеп, алар тирәсендәге уйларымны язам...
Терминнар турында. Илдар Урмайлы 2017 елда чыгарган “Тюркская матрица от кибернетической этимологии к метакибернетике” китабында автор кулланган терминнарны гади укучыга аңларга авыррак. Шулай да аларның мәгънәсе артык катлаулы түгел дип саныйм. Кайсыберләрен карыйк...
Этимология - сүзләрнең килеп чыгышын өйрәнүче фән. Кибернетика - техник, биологик һәм социаль системаларда идарә итү, мәгълүмат алмашу гомуми принципларын, кануннарын өйрәнүче фән. Кибернетика законнары җәмгыять белән идарә итүгә карата да кулланыла, ә сүз - бу идарәнең бик мөһим коралы. Шуңа күрә, беренче карашка, бер-берсеннән бөтенләй ерак булган төшенчәләрне бер-берсе белән  бәйләп, кибернетическая этимология терминын куллану мөмкин.
Матрица – киң мәгънәле төшенчә; математикада турыпочмаклы таблица формасында ясалган математик элементлар системасы; техникада, җитештерүдә – ниндидер әйбер моделе, үрнәге, шаблоны диеп була. Төрки матрица - безнең сөйләмнең һәрбер авазының, алфавитның һәрбер символның үз кибернетик функциясе булуын аңлата һәм аларны ачыклый торган система; аның нигезендә төрле тел сүзләрен сүтеп, мәгънәсен, килеп чыгышын аңлап була.
Вектор – геометриядә, физикада хәрәкәт, көч кую юнәлешен күрсәтә. Төрки матрица системасында вектор сузык авазлар, хәрефләр билгели; чөнки алар сүз мәгънәсен (юнәлешен) үзгәртә; арттыру, киметү, йомшарту, катырту кебек функцияләр үти..
Ник кибернетика, алгоритм, вектор, функция, триггер кебек терминнарны без тел, этимология турында язганда куллана алабыз? Башка өлкәләрдә дә еш кына математикадан алынган сүзләр кулланыла. Әйтик интеграция, дифференциация сүзләрен кулланганда алар башта югары математикадан алынганын кешеләр уйлап та тормый, чөнки башка мәгънәләрдә алар хәзер ешрак та кулланыла...

Сүзләр сүткәндә нәрсәләр күреп була?
1.                Сүзләр сүткәндә төрле вариантлар килеп чыга. Ләкин алар мәгънә һәм логика буенча бер берсенә якын була. 
Рус телендә төрки телләрдән килгән УРА сүзе бар. Аны бездә ешрак “ура” – “окружай” сүзеннән килеп чыккан диләр. Шулай ук аны “ур” (ор) – “бей” сүзеннән чыккан диеп була. Элекке сугыш, бәрелешне күз алдына китерсәк “ура”(урап ал) белән “ор” тоташ бер мәгънәдә була.
Тагын бер мисал БРАТ сүзе: Аны “БеР АТалы” йә “ БеР АТлы (кешеләр) дип аңлатып була. Ничек сүтсәң да мәгънәсе якын - аталары бер булгач, икесенә бер ат та булу да мөмкин...
2.                Сүзләрдә гади алгоритмнар яшеренгән. Шул ук тамырдан килеп чыккан УРОЖАЙ сүзен карыйк. Рус этимологиясендә ул сүзне “родить”, “уродиться” сүзләреннән килеп чыккан диләр.
Яхшырак карасак, “урожай” төп мәгънәдә урап һәм җыеп алган иген, һәм ул сүздә гади алгоритм яшерелгән:
УР+ҖЫЙ йә УРА+ҖЫЯ ( командалар йә тәсвирлау)
3.                Төрле телләрдән алынган, бер берсеннән күп аерылган сүзләрнең бер нигезе, бер логикасы була. Шул ук тамырдан чыккан сүзләрне карыйк.
ОРЫШ  ОР+ЫШ. Ш хәрефе ниндидер элемтә, процесс, үзара хезмәттәшлек, каршылык күрсәтә ( процесс, действие, взаимодействие, противодействие кого-то,чего-то - күрешү, сөйләшү, сугышу..)
ОРЫШ – вату-җимерү процессы, орышканда кешеләр тулысынча, аларның әгъзалары, башка нәрсәләр җимерелә...
Орышу (ругать), оршышу(ругаться) – еш кына кыйнау, кыйнашу белән тәмамлана, иң әзе кешенең кәефенә, рухына зыян китерә.
Хәзер төрле телләрдән мәгънәсе һәм логикасы буенча якын сүзләр чылбыры төзик.
Инглиз сүзе crush төрле сүзләр белән бергә– давить, смять, авария, крушение мәгънәләрендә кулланыла. Тагын trash сүзе бар – мусор, хлам – вату-җимерү нәтиҗәсе.
Татар, рус, инглиз телләрдән алсак шул ук нигездән (Р..Ш,Р...Ж хәрефләре) чыккан һәм шул ук логикага килешкән сүзләр күп таба алабыз. Ә алардан инде дистәләп сүзләр төзеп була.
ОРЫШУ, КӨРӘШ, ОРУЖИЕ, СРАЖЕНИЕ, РАЖ,  РЕШАТЬ, РЕШЕНИЕ, КРАШ (crash), НАРУШЕНИЕ, БРОЖЕНИЕ, КРОШКА, КРОШИТЬ, КРУШЕНИЕ, ТРЭШ (trash), СТРУЖКА, БРЕШЬ, ОРЕШЕК...
Әйтик РЕШАТЬ – мәсәләне, мисалны чишкәндә без “баш ватып” аны сүтеп, җимереп нәтиҗәсен табабыз. НАРУШЕНИЕ – тәртип, канун бозу. ОРУЖИЕ – җимерү, үтерү коралы.
Без Р...Ш, Р...Ж нигезеннән төзелгән сүзләр карадык. Ләкин татар телендә үтерү, юк итү билгеләгән сүзләр башка нигездә дә төзелә. ОРУЖИЕ – КОРАЛ, УНИЧТОЖЕНИЕ, ЧИСТКА – КЫРУ. Нигезе К...Р. Остәге сүзләрдә дә К...Р  очрый: КРУШЕНИЕ, КРОШКА, КРАШ...
4. Сузык авазлар сүз нигезенең мәгънәсен үзгәртә. Шул ук К...Р нигезеннән төрле мәгънәле күп сүзләр килеп чыга: КАР, КЫР, КЕР, КОР, КӨР, КҮР.
Әйтик КЫРУ (Уничтожать) cүзендә Ы хәрефен О хәрефенә алмаштырсак капма - каршы мәгънәле сүз килеп чыга - КОРУ (строить). Димәк, сузык хәрефләр (гласные) сүз мәгънәсен, юнәлешен бөтенләй башкага үзгәртә ала. Шуңа алар төрки матрица системасында векторлар дип аталган. Ләкин әдәби телдә логика элемтәләр җимерелергә булдыра. Әйтик без үтерү өчен кулланган сугыш коралын да, төзү коралларын да бер сүз белән билгелибез -КОРАЛ...

Этимология идеологиягә хезмәт итә. Без караган сүзләрнең якынлыгын рәсми тел фәннәре аңлата аламы? Юк! Рәсми фәнгә ул кирәкми. Этимология тарих белән бергә дәүләт идеологиясенә хезмәт итә. Аның максаты Аурупа телләренең өстәнлеген күрсәтү. Шуңа гадәти рус галимнәре рус теленә төрки телләрдән 100-200 сүз күчүен генә таный. Башка галимнәр дә Русиядә фән өлкәсендә эшләп уңышка ирешергә теләсәләр, шул идеология чикләреннән ерак китә алмыйлар...
Өстәге мисал итеп китерелгән сүзләрне без төрки телләрдән алынган дия алмасак та, аларны төрки телләр аша гына сүтеп аңлатып була. Ник алай? Ник сүзләр сүтү өчен татар теле иң үңай?
Төрки, герман, роман, славян, фин, балт төркемнәренә кергән Ауразия телләре - бер нигездән чыккан. Без аларның нигезендә борынгы төркиләр теле булган дия алабыз. Ник? Төрки телләр аша гына без берничә төп борынгы цивилизация язмаларын аңлый алабыз – шумер, этруск, майя телләрендә язылган язмаларны... Аурупа, Төнъяк һәм Үзәк Азия телләрен тел агачы формасында күз алдына китерсәк, аның төбендә борынгы төркиләр теле, ә иң өстә заманча төрки телләр булыр. Шуларның берсе туп- туры тамырдан күккә таба үскән ботак – татар теле. Туган телебезне без шулай күз алдына китерергә тиеш.
Татар телендә сүзләр иң кыска. Безнең төрки бабаларыбыз иң кирәкле төшенчәләрне 2-3 хәрефле сүзләр белән билгеләгән. 
Мисаллар: ӨЙ, УТ, ИР, АТ, ИТ, АШ, СУ, УК, АС, ӨС, ЯК, ЯН, ИЯ, ИЛ, АҢ, ЯТ, ЯЛ, ЮЛ, УЙ, УҢ, УЛ...  Төрки телләрдә сүз төзелеше гади һәм төзекле, шүңа сүзләрне мәгънәле өлешләргә бүлү җиңелрәк. Тагын безнең ерак бабаларыбыз төрле заманнарда барлык төп Ауразия халыклары белән сәяси, мәдәни элемтәләрдә булган. Бу факторлар бергә татар теленнән башка телләр сүзләрен сүтү, аларның ыртын мәгънәсен ачыклау өчен иң уңай корал ясый.

Төрки телләр Аурупа телләре белән ничек бәйле? 1000-1600 ел элек Ауразия киңлекләрендә Үзәк Азиядән Скандинавиягә кадәр охшаш язма культура булган. Без моны ташларда сакланган рун ташъязмалары буенча беләбез. Безнең төрки рун ташъязмалар әз сакланган, ә Төнъяк Аурупа илләренлә – йөзләрчә рун язмалары бар. Ләкин аларның озынлыгына, күләменә карасак – Даниядә сакланган Ауропада иң зур ташъязма 762 рунадан тора. Ә Үзәк Азиядә иң зурсы – 8 гасырда язылган, төркиләрнең ул вакыттагы хәрби һәм сәяси лидеры Төньюкукка багышланган ташъязма – берничә мең рунадан тора,- рус теленә тәрҗемә итсәң якынча 10200 хәреф була. Бу Ауразия киңлекләрендә төрки телләр, төрки культура башка славян, герман, финн, балт халыкларыннан биегрәк дәрәҗәдә булуын күрсәтә. Дөресен әйткәндә, 1500-2000 ел элек ул төркемнәр дә булмаган, бу халыкларның телләре дә культуралары да бер берсенә якынрак булган. Аурупа халыкларының күбесе христиан диненә күчкәч, ә төркиләрнең күбесе ислам динен кабул иткәч кенә алар бер берсеннән ерагая башлаган.

Заманча Аурупаның мәдәнияты Рим империясе культурасы нигезендә үскән дип санала. Ләкин Борынгы Рим 2500 ел элек хәзерге Италия җирләренең үзәгендә яшәгән этрусклар цивилизациясе нигезендә барлыкка килгән һәм үскән. Этрусклар Рим шәһәрен нигезләгән, ике ярым гасыр анда хаким иткәннәр. Төрки галимнәр карашы буенча - этруск теле төрки телләрнең бер җәбе. Моны беренчеләрдән Садри Максуди кызы Әдилә Айда исбатлаган. Димәк, Көнъяк Аурупа телләре формалаштыруынада төркиләр дә үз өлешен керткән...

Төрки матрица сүзләрнең иң түбән дәрәҗәдә, һәр хәрефнең, авазның  функциясен билгеләп төзелешен, чыгышын  аңлатырга тырыша. Бу кирәкле, кызык, юнәлешне үстерү кирәк. Рәсми фән төрле догмалар һәм идеология кулында, шуңа тел серләрен өйрәнгән яңа юнәлешләрне хәзер энтузиастлар көче белән генә үстерү мөмкин; алар милли җәмәгатьчелек ягыннан зуррак игътибарга һәм ярдәмгә лаек...
Бу өлкәдә эзләнеп искиткеч кызык нәрсәләр табып була. Кайсыбер белемнәр җир өстендә тузанда яткан алтын кисәге кебек – күтәр, тузанын себер, ялтырап китә; кайсыбер белемнәрне шактый тирән казып кына табып була...

Төрки сүзләр башка телләрдә. Рус һәм башка телләргә тулысынча йә өлешчә төрки телләрдән алынган сүзләрне берничә төркемгә бүлеп була:
-         Турыдан туры төрки телләрдән алынган сүзләр. Аларны гына рус телендә төрки алынмалар дип таныйлар; Мисаллар: ура, караул, деньги, лошадь…
-         Төрки нигезе, логикасы күренеп тора торган сүзләр; Мисаллар: каша, кушать, урожай, башня, стол, край, дорога, даль, брат...
-         Беренче һәм икенче төркем сүзләре нигезендә төзелгән сүзләр.
-         Төрки сүзләр белән якын, бер йә охшаш тамыры, нигезе булган, ләкин төрки телдән алынуын исбатлап булмаган сүзләр. Мисал өчен рус: телендәге тяжёлый, тяжело, тажесть, ташить һәм әллә күпме алардан килеп чыккан сүзләре, «ТАШ” сүзеннән килеп чыкканы күренә. Таш ул татар телендә дә, рус телендә дә авыр, каты булу эталоны, үрнәге. “Таш кебек авыр” диләр...
-         Төрки телләреннән алынган өлешләр, конструкцияләр булган сүзләр. Бу төркемгә рус телендәге барлык фигыльларны да кертеп була, чөнки алар сүз тәмамлануында “ИТҮ” ( делать) төрки фигыленең төрле формаларын куллана – ить, ать, еть, ять.

Нәтиҗәләр. Кечкенә язмада бу темаларны тирән карап булмый. Максатым да башка. Милли этимология, топонимика кебек тел белеме бүлекләрен популярлаштыру; төрки матрица, төрки дешифрация кебек аларның яңа юнәлешләрен, теорияләрен үстерү кирәк. Милли тарих белән бергә алар безнең мирасны якларга тиеш. Рәсми тарих, этимология дәүләт идеологиясенең бер өлеше, ул татарларга һәм башка төп халыкларга каршы эшли. Русиядә рәсми фән чикләрендә милли белемгә урын юк. Безнең милли фән бердәм система буларак юк, татар галимнәре бик әз, яңа белгечләр әзерләнми.  Шуңа үзешчән энтузиастлар ярдәме белән генә татар халкына хезмәт итүче милли фән үстереп була. Аларның хезмәтләренә скептик караш белән карарга түгел, киресенчә аларга игътибар һәм ярдәм кирәк...
Наил Гыйлман.
2020 ел.



 Төрки рун ташъязмалары


Скандинавия рун ташъязмалары



Комментариев нет:

Отправить комментарий