Тел серләре.


Сүзләрнең килеп чыгышын, шулай ук аларның структурасын, үзара элемтәләрен  этимология өйрәнә. Этимология тел белеменең бүлеге булса да тарих белән нык бәйле. Ә рәсми тарих дәүләт идеологиясенең нигезендә булуын, һәм ул татарларга, төрки халыкларга каршы юнәлгәнен яхшы беләбез, Русия, һәм күп Аурупа илләре тарихында татарларны, башка төркиләрне Аурупа илләрен таларга, яуларга килгән вәхши халыклар итеп күрсәтәләр, борынгы төрки цивилизацияләрен танымыйлар, искә алмыйлар. Шуңа Аурупа телләре формалашуына төрки телләр йогынтысы көчле булуын рәсми фән танымый. Рус галимнәре дә рус теленә төрки телләр  йөгынтысын танымый, күбесе рус телендә 200-300 генә төрки алынма бар дип яза. 
Шуңа татарлар арасында ул фәнгә бәйсез милли карашлар тарату бик мөһим эш. Ә безнең бәйсез милли фән юк диярлек. Дәүләт акчасына эшләүче галимнәр рәсми фән чикләреннән ерак китә алмый. Альтернатив карашлар, теорияләр таратучы үзэшчән белгечләрне җәмәгатьчелек ешрак җитди кабул итми, Ләкин минемчә бу шартларда аларның идеяларын кулланып, үстереп кенә бу юнәлештә бәйсез милли фән үстереп була...

“ТЕЛ СЕРЛӘРЕ” проектын - кыска мәкаләләр сериясен тәкъдим итәм. Анарга ике Илдар Урмайлы мәкаләсе һәм ике үземнең мәкалә керде. Бу кечкенә проектның төп максаты дөнья телләре арасында, төрки телләр әһәмиятен, аерым татар теле әһәмиянын күрсәтү. Аның өчен без рәсми тел фәннәре чикләреннән чыгып, сүзләр килеп чыгышына башкача карарга тиеш. Илдар Урмайлы телләр, сүзләр килеп чыгышына үз карашларын, һәм яңа төрки матрица һәм төрки дешифрация - сүзләр сүтү системасын тәкъдим итә. Тел логикасын, төрле телләр сүзләренең мәгънәсен аңлату өчен татар теле иң уңай корал булып тора. Ул аерым субъектив хөкем генә түгел, ул безнең милли тарихка таянып әйткән факт...

Беренче мәкалә: Төрки матрица турында;

Икенче мәкалә: Татарларга төрки дешифрация турында;

Өченче мәкалә: Сүзләр сүтү һәм төрки матрица тирәсендә уйлар...

Дүртенче мәкалә: Тел серләре. Логик элемтәләр: САН - СЫН – ЧЫН.

Комментариев нет:

Отправить комментарий