ТӨРКИ МАТРИЦА ТУРЫНДА


Бу язманың авторы – Илдар Урмайлы. Ул үзенең ачышлары һәм алар турында 2017 елда Уфада чыккан китабы һәм сайтында урнаштырган  кайсыбер материаллары белән кыскача таныштыра...
Дөньяда  бер-берсеннән бик нык аерылып торган телләр бар.   Телләре бер-берсеннән ерак булса  кешеләр тәрҗемә аша гына аралаша алалар.
Хәзерге фән буенча телләр берничә аерым “төп”тән үсеп чыга, һәм меңнәрчә еллар дәвамындагы үзгәреш нәтиҗәсендә берничә “тел гаиләсе” килеп чыга.
Сүзләрнең килеп чыгышын тикшергәндә “рәсми фән” беренче чиратта тугандаш телләргә карый, ә ерак телләрнең үз лексикалары чагыштырып булмаслык дәрәҗәдә аерыла диеп саный.
Авторның раслауы буенча барлык  телләнең төбе, чыганагы, бер логика  белән бәйләнгән, һәм ул система Аллаһ тарафыннан кешегә, кешелеккә, кертелгән. Очраклы рәвештә килеп чыккан телләр дә, сүзләр дә юк!
Автор бу системаны 2011 елда ачты, “Төрки матрица” диеп атады, берничә ел дәвамында тикшерүдән соң, 2017елда бу ачыш турында үзенең сайты аша һәм бастырылган китабы (Тюркская матрица от кибернетической этимологии к метакибернетике) аша хәбәр итте.
Автор терле телләрдә булган авазларны, хәрефләрне, гомуми системага кертте. Бу системаның дөреслеген логика, кибернетика, математика “күзлегеннән” аңлап була.
Авторның тагын бер ачышы булып төрки дешифрация тора. Дөньядагы барлык сүзләрне дә төрки лексикага китереп чагыштырып була. Бу әйберләр турында берничә сүз.
Кытай телләре безнең телләрдән күпкә аерыламы? Үзегез уйлагыз. Кытайча исәнләшү “НИХАО”, безнеңчә “НИХАЛь?” варианты бар, башкортча ҺАУМЫ. Сизәсезме логиканы? Сүзләрдә сорауны билгеләгән МЫ? НИ? кисәкләре бар. ХАЛь=ХӘЛ белән ҺАУ=САУ ның якынлыгын аңлатып торасы юк. НИ сүзен кытайлылар башкача аңлый-дисезме? Вербаль  катламда кытайча НИ-“син” булса да, зиһеннең тирәнлекләрендә, төрки тел аның, өстәмә вариантын, сорау вариантын бирә.
Яңгыраулары аңлашылмаслык дәрәҗәдә булган, терле телләрдән алынган, сүзләрне дә, чагыштырып була. Язылу варианты, транскрипция варианты, бу сүзләрне якынайта.
Сәләмләү сүзләренә соңрак кире кайтырбыз (кызык булыр), сабыр итеп укыгыз, аңларга тырышгыз.   (Хатасыз яза белмим, “бу татарца язылган ” диярлек язырмын).

Һәр хәрефнең үзенә бер функциясе бар. Берничә хәрефнең функциясен кыскача карыйбыз.
П хәрефеннән башлыйбыз, П группасыннан. Берничә билгедән торган группаны “сущность” төшенчәсе белән бәйләдем, группага  П, Б, В, Ф һәм W керә. Татарча әйтсәң әлеге билгеләр “БУ” диеп, тертеп, тотып, күрсәтерлек әйберләрне билгели. Әйбер диеп әйтү шартлы гына икәнен аңларга кирәк .
П группасы БУ-БАР-ЧЫН функциясен күрсәтә.
Һәр нәрсәне тотып булмый, күрсәтеп тә булмый. Шулай булгач башка, капма каршы диерлек нәрсәләр дә билгеләнергә тиеш, аларны заманча “виртуаль” төшенчәсе аша аңларга тырышабыз.
Виртуаль нәрсәләр С хәрефе белән билгеләнә. Ис, тавыш (төрекчә SES) кебек күренешләрне аңлар өчен дә, әлегә булмаган вакыйгаларны күрсәтер өчен дә кирәк С=S хәрефе. Кешенең сизгерлек системасы тавышны ишетә, ләкин тавышны күреп булмый... Физика “күзлегеннән” карасаң тавыш виртуаль түгел, ә безнең башта, зиһендә ул чын нәрсә диеп саналмаска булдыра. Истә калдырыгыз П-“чын”, “бар”, ә С- “виртуаль”, “сүрәт”, “образ”.
Дөнья хәрәкәттә. Хәрәкәтне сузык авазлар , хәрефләр, билгели. Боларны векторлар дидем.  
А хәрефе иң әз хәрәкәтне дә билгели ала, ә моның үрнәге булып күз кыймылдауы тора, һәм инде күзнең сүрәтеннән А хәрефе килеп чыга.
 Тагын векторлар- хәрәкәтләр: У-күп хәрәкәт, Е- тиеш, тыеш- хәрәкәте, И- кереш, чыгыш хәрәкәте. Башка сузыкларны катлаулы векторлар диеп була, иң гади формулалар А+У=О   А+Е= Ә. Кеше русча “А” дисә, җавап бирсә, зиһендә “кыймылдау” була һәм бу, аралашу ихтималлыгын күрсәтә. Кеше татарча “Ә” диеп аваз бирсә, җавап бирсә, арадагы элемтә ихтимал булу билгеләнә (А) һәм өстәмә рәвештә зиһендә “тиешме?” "тыешмы?”(Е) дигән сорау килә.
Сүзләрдә А ны Ә гә алышлтыру нечкәлеккә кертә. Татарча АЗ диеп сүләшсәң аз дигәнге якынча караш була, татарча ӘЗ диеп сүләшсәң хисапта өстәмә алгоритм чыга, мәсәлән, “шылай булырга тиешме?” әллә  “чыгымны тыергамы?”. Кемдер ниндидер хәлне күреп “И И И” диеп тора, бу авазлар кешенең “темага керүен” күрсәтә. Русча да И дисәк нәстәдер кайдадыр керә, өстәлә.
Татар телендә һәм башка төрки телләрдә хәрәкәтләр, векторлар системасы камил дәрәҗәдә бирелгән. Бу хәл, хәрәкәт аппараты, тавыш чыгару аппараты, мимика кебек әйберләрнең камил дәрәҗәдә эшләүенә китерә.

Сүз төзеп карыйк. Алабыз П хәрефен һәм алн(д)ына А куябыз, АП дигән сүз чыкты. Аңлап буламы бу сүзне? Була! АП дисәк “терәлеп калдык” диябез. АПтырау, АБыну сүзләрең логикасын күрәсезме? А хәрәкәтне билгели, ә П туктауның  сәбәбе бар икәнне күрсәтә .
Шул ук хәрефләрдән тагын бер сүз төзибез, А хәефен артка күчерәбез, ПА сүзе килеп чыкты, бу сүз дә бик яхшы аңлашыла – бию адымы ПА хәрәкәткә килүне әйтә. АП- хәрәкәт бетте ПА-хәрәкәт башланды. Барасыз- ишек бикле ОП хәле , шалтыратасыз -ачалар ПА-хәрәкәт, кушып әйтсәң ОППА була. Эмоциягә бирелеп чыгарган һәрбер авазның да тегәл логикасы бар.

СӘБӘП сүзендә шул ук АП  ӘБ  ӘП логикасын күрәбез. СӘБӘП= ПРИЧИНА. Причина сүзе кайчандыр “бар ичин” “пар ичин” диеп әйтелгәнен юрап була. Шулай ук:  БАР ИЧИНА һәм БАРЙ ЧЫН вариантлары күренеп тора . Сүзлернең күп тармаклы тамырлары бар, килеп чыгышның

Тагын бер сүз өстибез бик таныш сүз ПАС , иң билгеле вариантта- туп хәрәкәткә килә ПА. С хәрефе ник монда килеп эләккән? - дисәгез – пасның нәтиҗәсе билгесез, туп виртуаль хәлгә чыга (тибелгәч), ниндидер вакыт оча, АУТка да эләгүе ихтимал...   ПАС ул образ, истә кала торган (исне җибәрә торганы да бар) “картинка”,  С хәрефе кирәк.

Укучылар аңларга тиеш әйберләр (әлегә):
1) Төрки телләрдә күп кенә сүзләрнең төзелеше сүзләрнең логикасын күрсәтеп тора, кыска сүзләрдә һәр хәрефнең кулланышын аңлап була.
Сүзләрнең төзелешен хәзерге фән күргәннән, аңлаганнан тирәнрәк аңлап була.
2) Һәр хәрефнең функциясе бар.
3) Ике хәрефле сүзләрдә, логикалы кисәкләрдә, (берсе хәрәкәт берсе функция) хәрефләрнең тәртибе үзгәрсә капма- каршы мәгънә килеп чыгуы ихтимал.  Мондый сүзләрне “үрнәк логикалы сүзләр” диеп билгеләргә кирәктер.
Мәсәлән: МЫ дисәк сорау була ЫМ дисәк “хак күрсәтү” була. АЗ сүзе, “логически” аңласаң , билгеләгән бер җирдән (күләмнән) эчкә керүне әйтә, ЗА сүзе (русча) билгеләгән җирдән ары китүне аңлата.
Катлаулырак мисал китерәм. Яшләргә бәлки яхшырак аңлашылыр... Бер көннәрдә башыгызда “караСа (миңа) , ошаСам, килСә, борылСа  ...” кебек сүзләр-уйлар куера башлый. Сез виртуальлеккә баттыгыз, сез С өеме астында калдыгыз! Чөнки С өйү = С+ӨЙҮ=СӨЙҮ (сүзләрне аңлаштырып язабыз).   Тора бара ирештегез ... чынбарлыкка кердегез. Виртуальлек төшеп кала , СӨЙҮ дән С ны алабыз , кала ӨЙ=Ү (кем дә кем белми икән Ү мишәрцә өй).  СӨЙҮ=СҮҮ монда Ү Ү не татарцадан татарчага күчерсәк “өй төзе” диеп була . Шул ук логика төрекчә дә кабатлана СӘВ тамырыннан виртуаллек билгесен алсак EV=ӘВ=ӨЙ=Ү  кала. Төрки телләрдә, сүзләрнең  математик дәрәҗәдәге, тегәл, үрнәкләрен табып була.

Сәламлау темасына кайтабыз. Сүзләрне сүтәргә (дешифрациягә) өйрәнсәгез күрерсез, инглизчә ХЕЛЛОУ дигәндә без борынгы теркиләрнең ХӘЛЛӘҮ сүзенең әз генә үзгәргән вариантын әйтәбез, яисә бу булгандыр “ХӘЛЛЕ? АУ?”. ХӘЛЛӘҮ варианты хәзерге сәламлау варианты “ХӘЛЛӘР?” гә якын ( бу Башкортостанда таралган).  Шулай ук аңларсыз  русча ПРИВЕТ дигәндә без төрки сәләмлауның тагын бер вариантын әйтәбез, ул борынгы заманда “ПАРы әЙБӘТ?” “БАР әЙБӘТ” кебек яңгыраган. Хәзерге БАРЫ ӘЙБӘТ? кә туры килә, берничә гасыр арасында  фраза диерлек әйберләр компрессия нәтиҗәсендә сүзгә әйләнгән.
Тагын бер сәламлау сүзе гарәп теленнән алынган диеп санала ӘССӘЛАМАГАЛАЙКУМ, төрле төрки телләрдә аның вариантлары бар. Әс –не әлегә калдырабыз, классификация билгесе. СӘЛАМ сүзе бер яктан  С-виртуаль АЛӘМ, җилферди торган аләм. Сәләмләүнең тагын бер вариантын искә төшерик, - кул болгау - ул шул ук темадан. Икенче яктан САЛАМ  СӘЛАМ тулы вариантта  С-образ= АЛ йАМ . Хәзерге вакыткача сакланган (якын) варианты: сорау “ничек?(син)” җавап “АЛ да ГЕЛ !” АЛ ЙӘМ дисәк бик якын вариант була. Русча  “образ(С) прекрасно”. Монда бик күп казынып була, ары барабыз. Бу сүзнең “койрыгы” сәламлауны универсаль рәвешкә китерә, чөнки арыда  АГА АЛАЙ КЕМ диеп әйтелгән АГА дию сәламны беренче чиратта АГАларга бирә АЛАЙ дию булган күпчелеккә ишарә (АЛАЙ төрекчә- толпа)  КЕМ дию таныш булмаган һәм очраклы кешегә дә сәламлауны җиткерә.
 Күрәсез бу бик катлаулы төшенчә, мондый әйберләрне күп вариантлы сүтү җиңел түгел, ләкин якынча аңлау да ниндидер нәтиҗә булып тора. Фән моны(сүзләрне сүтеп аңлауны) белми һәм белгесе дә келәми.

Төрки матрицаның тагын берничә билгесен карыйк.  
Логикадан нәтиҗәгә кадәр Л – Н – М хәрефләре алып килә. Л “сайлау” “выбор” “туры килү”.
Рәсемдә Л хәрефенең килеп чыгышын күреп була, ике туры килә , бер турда очраша. Н хәрефе “эзләү” “алгоритм” “аңлау(процессы)” “система” кебек төшенчәләрне билгели. Формула белән күрсәтсәң Н=Л+Л+  диеп була, кыскасы берничә Л хәрефен  бер Н хәрефенә алыштырып була. Сайлыйсыз Л ... күп тапкыр сайлыйсыз Н... озак эзлисез һәм МЫНА= МЕНӘ  нәтиҗә!!  
Нәтиҗәне М хәрефе билгели. М хәрефе ХАК- НӘТИҖӘ-СУММА.
ИН  системага керү . Сүзләр : ИНеш , ИНеү, IN, ИҢ.    НИ? –алгоритмнан, системадан чыгу. Н хәрефе башка сузыклар-векторлар белән төрле телләрдә сорау, юклык һәм билгесезлек күрсәтә. Сүзләр : НИчего, NIe=NEver (беркачанда). НЕВЕР һәм БЕРКАЧАН сүзен чагыштырыгыз. 1) НЕВЕР, БЕРКАЧан 2) КАЧ сүзе НИ НЕ НӘ сүзләре кебек билгесезлек-билгеләүне күрсәтә. Дөньядагы һәр сүз төркичә, татарча, язылган һәм гасырлар үткәч башка телләрдә үзгәртелеп укылган диеп була.

Тагын да языр идем, ләкин укучы булырмысың? “Али язар Вәли бозар...” диеп җырлый иде Барыш Манчо... Татар яшьләре ят фикрияткә ияргән, күбрәк ят мәдәниятка тагылган. Фән материализм сазлыгыннан чыгарга да уйламый кебек. Өлкәнрәк кешеләр “фән абсолют белемнәр бирә” дигән фикергә утырганнар. Катлаулы һәм югарыдан расланмаган белемнәр белән кемдер кызыксынамы? “Татарлыкны ни кетә?” дисез. Дөрес җавапны хәзерге фәннән көтмәгез-алдарлар, күз буярлар. Кешелекнең, халыкларның, бару юнәлешенә сәяси белем аша түгел, ә кибернетика аша фараз ясап була.
Кешенең зиһенен, кешелекнең кибернетикасын аңлаганда татар телен әйләнеп үтү мөмкин түгел, бу темаларның иң уртасында ул.
Кызык булса сайттагы материалларны укыгыз. Googl  да эзләгез  менә шундый код җитә           y11unber11  (юнь бер). Сорагыз, языгыз.
                           
Урмайлы Илдар                 
2019 ел февраль 


Урмайлы Илдар китабы турында Alib.ru сайтында:


Гильманов И. Тюркская матрица от кибернетической этимологии к метакибернетике. Уфа Первая типография 2017г. 220 с., илл. Мягкий переплет, Обычный формат. (ISBN: 978-5-9909524-4-7 / 9785990952447) 

Основные темы изданной ничтожно малым тиражом книги относятся к кибернетической семиотике. Центральной темой является открытие и описание семантической системы «тюркская матрица», в которой определены функции каждого символа-звука. Автор считает, что «тюркская матрица» – это язык мысли. Кроме того, здесь же рассматриваются вопросы происхождения языков и приводится экспериментальный материал, раскрывающий кибернетику слов. «Автор предлагает свои читателям познакомиться с открытиями в области знаний, которая находится где-то между лингвистикой, кибернетикой и семантикой. Из содержания: Наука и религия. – Критика исторической науки. – Критика теорий, связанных с происхождением языков и этносов. – Открытие «Тюркской матрицы». – Моделирование этногенеза тюркских народов. – Примеры тюркской дешифрации. – Тюркская дешифрация русских слов. – Правила тюркской дешифрации. – Парадоксы и феномены Вашкевича. – Тюркская дешифрация слов с разных языков (примеры). – Дешифрация слов из японского языка (примеры). – Дешифрация слов из корейского языка (примеры). – Тюркская дешифрация слов санскрита. – Дешифрация слов из баскского языка. – Тюркская дешифрация шумерских слов. – Язык Айну. Толкование слов на основе тюркской дешифрации. – Кибернетическая цивилизация. – Дешифрация слов из языка индейцев майя. – Дешифровка рун. – Виртуальная история. – Снова об этногенезе. – О языке мыслей).




Тулырак мәгълүмат авторның сайтында укып була:



Комментариев нет:

Отправить комментарий