пятница, 31 января 2020 г.

ТӨРКИ МАТРИЦА ТУРЫНДА.


Дөньяда  бер-берсеннән бик нык аерылып торган телләр бар.   Телләре бер-берсеннән ерак булса  кешеләр тәрҗемә аша гына аралаша алалар. Хәзерге фән буенча телләр берничә аерым “төп”тән үсеп чыга, һәм меңнәрчә еллар дәвамындагы үзгәреш нәтиҗәсендә берничә “тел гаиләсе” килеп чыга. Сүзләрнең килеп чыгышын тикшергәндә “рәсми фән” беренче чиратта тугандаш телләргә карый, ә ерак телләрнең үз лексикалары чагыштырып булмаслык дәрәҗәдә аерыла диеп саный. Авторның раслауы буенча барлык  телләнең төбе, чыганагы, бер логика  белән бәйләнгән, һәм ул система Аллаһ тарафыннан кешегә, кешелеккә, кертелгән. Очраклы рәвештә килеп чыккан телләр дә, сүзләр дә юк!

ТАТАРЛАРГА ТӨРКИ ДЕШИФРАЦИЯ ТУРЫНДА.

Бу мәкалә авторы  2011елда “Төрки матрица”  дигән системаны ачты. Төрки матрица” системасы  кеше телләрендә кулланылган символларның нинди функцияләргә бәйләнгәнен ачыклый һәм кибернетик системага китерә. Төрки матрицага нигезләнгән тикшеренүләр 2012 елда көтелмәгән һәм эзләмәгән ачышка китерде. Латин һәм исланд сүзләрен татар-төрки сүзләреннән торган аңлатма рәвешенә китереп була икәнлеге ачыкланды. Соңрак башка телләрнең сүзләре дә тикшерүгә кертелде. Нәтиҗәдә төрки дешифрация методикасы төзелде.

ТУЛЫСЫНЧА: ТАТАРЛАРГА ТӨРКИ ДЕШИФРАЦИЯ ТУРЫНДА,