ТАТАРЛАРГА ТӨРКИ ДЕШИФРАЦИЯ ТУРЫНДА.

Ачыш турында кыскача. Автор 2011елда “Төрки матрица” дигән системаны ачты. Бу ачышның кыскача тарихы минем сайтта бирелгән иде. Бу системаны нәрсә белән чагыштырып була? Д.Менделеев химик элементларны “тәртипкә” китереп үзенең системасын кулланышка керткән.  Төрки матрица системасы кеше телләрендә кулланылган символларның нинди функцияләргә бәйләнгәнен ачыклый һәм кибернетик системага китерә...
Төрки матрицага нигезләнгән тикшеренүләр 2012 елда көтелмәгән һәм эзләмәгән ачышка китерде. Латин һәм исланд сүзләрен татар-төрки сүзләреннән торган аңлатма рәвешенә китереп була икәнлеге ачыкланды. Соңрак башка телләрнең сүзләре дә тикшерүгә кертелде. Автор, кыска арада кибернетик этимологиягә кереп китте. Нәтиҗәдә төрки дешифрация методикасы төзелде.

Бу методика буенча, сүзләр терле дәрәҗәдәге эшкәртү алгоритмын үтәләр. Нәтиҗәдә берничә вариант аңлатма чыга. Мисал өчен, киң кулланышта булган терминынарны алып була, аларның һәрберсенә татарча аңлатма биреп була. Моның өчен башта сүзне сүтергә кирәк шуннан соң мәгънәләрне җыерга гына кала. Күп кенә очракларда, бу эш бик авыр түгел, интуициясе булган, татарча белгән кеше, аны башкарып чыга ала. 

Семантика турында. Безгә сүз күренеп тора, ул әйбернең, төшенчәнең, исеме-сыны. Безнең башыбызда төшенчәнең җисеме булуы ихтимал, ләкин ул “күренеп” тормый.
СыН
:  С-образ-сүрәт; ӨН алгоритмга, системага, тоташу, тулы хис итү;
иСеМ
: (М=Н+Н ) образга кергән, (И) хак-нәтиҗә = берничә алгоритм;
җиСеМ
- (ҖИ=ҖЙ) образга кергән хак-нәтиҗәләр җыентыгы.
Бу өч төшенчә тирәсендә СеМантика дигән фән барлыкка килгән. Үзегез күрәсез ки, фәннәрдә кулланылган төшенчәләрне, төрки-татар мохитына күчергәч, логиканың, фәнгә күренмәгән яклары үтә күренә башлый (озак кына уйласагыз, ихтимал).
Татарча “күзлеге” аша семантика сүзен карыйбыз һәм ул фәннең функциясен аңлыйбыз: ИСЕМ + ИНТЕГӘ (исем белән интегә). Монда берсәк шаяру да бар.
Хәзерге вакытта өстенлек алып торган (әлегә) фән, исем белән җисем арасында логика булганлыгын танымый һәм аңламый диеп була. Лингвистика һәм семантика бу логиканы, сай гына, өлешчә генә аңлыйлар, башка карашлар килеп чыкса аларга юл бирмиләр.

Башта, төрки дешифрациянең бер өлешен, төрле телләр өчен кулланылган транскрибирование алымнары тәшкил итте. Күпмедер тәҗрибә җыелгач, бу алымнарны бергә җыеп, барлап, универсаль система кебек кулланырга дигән фикер килеп чыкты.
Автор үзенең фикерләрен дә, сынап, кушып бу системага кертте. Мәсәлән: билеле иде Ц=ТС, өстәлде Ц=СТ З=ДС һәм башкалар. Төрле символларның бер-берсеннән килеп чыгышын күрсәтә торган формулалар барлыкка килде. Мәсәлән: О=А+У=У+А – бу формуланың беренче өлеше транскрипцияләрдә кулланыла, ә икенчесен автор өстәде. Барлык символларны бәйләгән формулалар “төрки матрицаның” икенче версиясендә бирелгән.
Дешифрация ясаганда, югалган (кайчандыр) сузык авазларны кире кайтару кулланыла, русча “огласовка” була. Бу алымнар күптән билгеле, алар борынгы язмаларны тикшергәндә һәм күчергәндә киң кулланыла.

Төрки дешифрациянең үзәгендә “JK-кагыйдәсе” дигән мәгънәләр “ачу” ысулы тора, бу авторның көтелмәгән ачышы. М. Кашгари сүзлегенән алынган борынгы сүзләрне хәзерге татар сүзләре белән чагыштырганда, аларны “тигезләү” өчен, ниндидер авазларны алыштырырга, ниндидер авазларны өстәргә кирәк булды. Бу авазлар күбесенчә бер-берсенә каршы булган интеграль һәм дифференциаль группалардан булып чыкты. “Й-Ж-Җ” группасы һәм “К-Г-Х-Һ” группасы. Мисаллар табу өчен кырымтатар сүзлегенә керегез, анда күп таныш сүзләрнең кыскартлган вариантын күрерсез. Мәсәлән: ҺАВА=АВА.

“JK”-ны татарча “җый-кый” диеп була, бу логикага туры килә. Татарча-инглизчә ҖАЙ-KEY-“җай ачкычы” була, кыскасы тылсымлы ачкыч бу. ҖАЙ-КӨЙ дисәң дә бик урынлы. Бер дешифрация ясап карыйк. АВА-га интеграль билге өстибез, нәтиҗәдә йАВА барлыкка килә. Мәгънәсе “һава”га якынмы? Берсе сорый: “Һава...?”. Икенчесе: “Йава! Йава!”. JK ны куллану өчен сүзнең кисәкләренә АК, ИК, КЕ, АЙ, Җә кебек “иҗекләр” өстибез. Сүзләр төзмәсе барлыкка килә. Төрки дешифрацянең аңлатма чыгару фазасында, килеп чыккан һәм көтелгән мәгънәләрне, якынлаштыру юлын эзлибез. Интуицияне кабызабыз.
Төрки дешифрацияләрдә, шулай ук арттан башлап уку һәм сүз кисәкләренең урынын алмаштыру (рокировка) кулланыра.

Төрки нигезлеккә караган этимологиядә, авторга кадәр үк эшләгән кешеләр бар. Алар да, чит телләрдә булган сүзләрнең, төрки аңлатма кебек таркату мөмкинлеген күрсәтәләр. Үземә очраган исемнәрнең берничәсе: Н.Н. Хөсәенов, Алла Ахундова, Ю.Н. Дроздов, Г. Шуке. Бу юнәлештәге тикшерүчеләр, “рәсми” этимологиягә бәйләнгән , ныклы диеп саналган карашларның, бик каршылыклы икәнен күрсәтәләр. Аларның һәрберсе күпчелек мисаллар китерә, дәлилләре төрки телләрне белгәннәргә, өлешчә булса да аңлашыла, ләкин бу эшләр кирәкле дәрәҗәдәге гомумиләштерүгә барып җитә алмыйлар.

Автор исә үзенең дешифрацияләрен теоретик нигезлеккә сала, төрки матрица сүзләрнең кибернетикасын, алгоритмнарын ача. Авторның тикшерүләре, сүзләрне генә түгел, хәрефләрне дә, сүтеп, аларның функцияләрен ачыклауга китерә. Т
Төрки матрица һәм төрки дешифрация төшенчәләрен тулы аңлар өчен кибернетика тирәсендәге төшенчәләрне белү мәҗбүри булып тора, лингвистикага гына таянып бу ачышларнның әхәмиятен аңлап булмый. Бу төшенчәләр: командалар системасы, программа, подпрограмма, микропрограмма һ.б.. 

Асылда, һәр сүзнең, иң кимендә берничә аңлатмасы булуы ачыклана. Дөнья телләренең һәрбер сүзенә дә төрки аңлатмалар табып була дисәң бик күп ялгышу булмас. Күпкырлы, күпүлчәнешле эчке дөнья (эчке кибернетика-идарә итү) күренеше ачыла. Яңа төшенчәләр кертелә, вакытлыча кертелгән төшенчә килеп чыкса да, аның үз роле бар .
Хәзерге вакытта танылмаган, ләкин күп әйберләрне аңлата алырлык, белемнәр системасы төзелә башлады, тик бу система материализмга каршы булып чыга. Бу белемнәргә керер өчен төрки дешифрация ясау тәҗрибәсе кирәк, әгәр шул практикага керсәгез, кибернетиканы ,хак белемне, сизә башларсыз.
Чит телләрдәге сүзләргә карап, аларда төрки мәгънә “төсмерләү” кирәк эш, ләкин мондый фикерләүне лингвистика танымаячак. Лингвистиканың хокуклары чикләнгән, идеология чикли аны. Кибернетика исә идарә итү логикасын өйрәнә, бу логиканы белүчеләр өстенлеккә ирешә ала. Дөрес, лингвистика да, күпмедер дәрәҗәдә, идарә итү белемнәренә китерә. Тик бу белемнәр хәзерге заманда инде азрак, тирәнрәк “казырга” вакыт.
Бер яктан, тәкъдим ителгән белемнәргә, татар теле аша бару уңай, чөнки татар сүзләрендә логика төзек хәлдә, иң төгәл дәрәҗәдә сакланган. Икенче яктан карасаң, безнең милли характерларда консерватив, үтә консерватив яклар бар. Андый яклар булмаса татарны татар диеп булмый. Ничек кенә булса да фәнгә табынудан арынырга кирәк. Исбат итү дигән нәстәнең нинди тамырларга таянганын, исбат ителгән системаның нинди ахыр чиге булганын аңларга кирәк.
Берничә сүзнең алгоритмын сүтеп карыйбыз. Берничә урында булса да логиканы “күрергә” тырышыгыз.
Кызыгы да , мәзәге дә, җитди эш тә, хыялый төш тә - барысы да бер логикага нигезләнә, таяна. Уйлагыз!

СҮЗЛӘР СҮТҮ ҺӘМ АҢЛАТМА БИРҮ МИСАЛЛАРЫ.
АКТЫК сүзе
Бу сүзне русчага “крайний”диеп күчерәбез.
Ике кисәккә бүләбез АК+ТЫК.”Татарча Ы” хәрефен мультивектор диеп була, чөнки Ы=И+У+А+Е. ТЫК кисәге берничә мәгънәне берләштерә: ТИК, ТАК, ТУК, ТЕК.
Вариантлар:
1. ТИК шул гына калды –актыгы.
2. ТАК процесс туктамасын өчен тагырга
3. ТУК җитте, актыгын өстибез дә ТУКтыйбыз
Сүзнең беренче кисәге АК “ачык” “күренеп тора” дигән мәгнәне күрсәтә. Русча әйтелгән “кибернетикасы”- “вероятная связь с пределом”(“предельно ясно”).
Тагын бер ситуация аша аңлап карыйбыз.
Ситуация: “нәстәдер булмады килмәде-без актык чиктә. Нишлибез?”
Вариантлар: “йА КиТИК, йА КеТИК” “Ай КайТЫйК”. Монда интеграль билгеләр (Й) куйдык һәм сузыклар белән “уйнадык”.
Арттан укуны кулланганда без әйбернең башка якларын күрәбез. Тикшерелгән сүзне КЫТКА диеп язабыз һәм шунда ук КОТКЫ мәгънәсе килеп чыга. КОТКЫның бер мәгънәсе русча “искушение” була, актык әйбер булса коткы да була.Әгәр КЫТКАны КЫТКЫ диеп язсак “кытлыкка” таба баруны күрсәтә торган мәгнәләр чыга, актыктан соң кытлык ихтимал.

АЗУ сүзе
АЗУ-“баловство” диеп күчерәбез. Бу кыска гына сүз, ләкин аның эчендә З хәрефе бар, З кебек символларны композит символлар дип атадым. Бу хәрефне берничә формула аша күрсәтеп була: З=С+Т+Т, З=Ц+Т, З=С+С+... . Формула кулланабыз һәм сүзне сүтәбез АЗУ= АТ+ ЦУ. Йомшартабыз һәм Ч-га күчәбез. Алгоритмны “чәйнәп” бирсәк бәлки аңларсыз!? АЗУ булганда : ӘТ “ЧҮ”. Ат азса: “АТ ЧУ”. Шулай ук монда “АЦ ТТУ” алгоритмы күренә. Кирәкле формулалар: З=С+Д, Д=Т+Т+Т, Ц=С+Т.
Интеграль һәм дифференциаль билгеләрен өстәсәк АЗУдан ЙАЗЫКка киләбез. й+АЗУ+к=ЯЗЫК.
Кире укыйбыз һәм УЗА сүзенең АЗУ сүзе белән бәйләнешен карыйбыз. Азучы билгеле шартлар системасының чиген УЗА. Бер ситуациянең кибернетикасын сүтеп карыйбыз.
1) АЗУ бер кеше аза, бик аза “эше” ачыла
2) Кире сүтәбез (в чем суть? Сүт--иии) УЗА, чиктән уза УЗ+А У+ЗА (ЗАкон)
 хөкем тиз –
à3) Кем ул? А) УЗып барган кеше> йУЗАк—>кУ +ЗАК – озак.
Б) монда нечкәлек бар икән, “е”килеп чыга. Е-тиеш векторы, димәк тиеш кешесе бар. Е билгесе өстибез е+УЗ=ҮЗ
ҮЗ кеше булып чыга. Чыга ул “хА! хА!” “ Ак!”.
Шундый кибернетика яшерелгән сүзләрдә, хәрефләрдә.

АРТЫК сүзе
Сүзне ике кисәккә бүләбез АР+ТЫК. АР дигәнебез “күпчелек(Р) белән бәйләнеше ихтимал”, русча “вероятная связь со множеством”. Баштан АЗ була, тагын АЗ килә, күп тапкыр АЗ килсә АР була. З+З+З+...= Р АР-күпчелек, АРы га ТЕК өстәсәң дә, ТИК, ТУК өстәсәң дә АРТЫК була. Алгоритмнар:
1) АРТЫК күп сүлисең ТУКта.
2) Суны АРТЫК тутырдың ТҮК
3) АРТЫК боргаланасың ТИК утыр
АРТЫК сүзен кирегә укысаң КЫТРА сүзе чыга, КОТЫРА АРТЫКлыкның экстремаль дәрәҗәсенә якынлашу турында әйтә һәм саклану алгоритмнарын кабыза.

АКТАРУ сүзе
Монда АК сүзе бар, ул: АКны да, хАКны да, йАКны да билгели ала. Югарырак АКны “күренеп торган” диеп киткән идек. АКТАР-чөнки “күренеп торганы тар”.
АКТАР сүзен кире укыйбыз РАТКА, йомшартабыз РӘТКӘ. Актаруның киресе рәткә китерү була. Ник йомшарттык? Ничек йомшарттык?- диеп сорарсыз... Төрки матрицада “тиеш” векторы бар, ул да булса Е хәрефе. Татар телендә югары дәрәҗәдәге математика төгәллеге бар. Тиеш булса А Ә гә әйләнә. Тагын бер кат: А) АКТАРУ бетте тиеш килде У+Е=Ү Ү РӘТКӘ Ү-мишәр сүзе Б) АКТАРУ бетте тиеш юк УР АТ КАй( УР-“вор” актарган).

БАНК сүзе
Икегә аерабыз БА+НК. Интегр. Билге кушабыз йаБА НК= ЯБА НЫК, акцаларын яба нык. Диффернц. билге куябыз каБА НК, “кредит” “процент” дигән капканнары бар икәнен беләбез. БАНКның “язмышы” әлбәттә терлечә була, ләкин менә шундый вариант күренеп тора: БАйа НыК----БАк йаНК, ә БАЙА НЫК иде.

ВИРТУАЛЬ сүзе
Ахырында күренгән Ь билгесе югалган сузыкларны алыштыра.
Катлаулырак сүз, В хәрефен сүтергә туры килә. Берничә Уны кушсаң В килеп чыга, В=У+У+У диеп язабыз. И=Й . УУ УЙ эРәТҮ хАЛЬ килеп чыкты . Монда ВИРТУАЛ сүзен аңлата торган 4сүз диеп була: У ганда эш күренми , УЙ бөтенләй күренми, ӨЙРӘТҮ вакытында файда күренми(әле), ХАЛЬ=ХӘЛ эчке һәм катлаулы сыйфат, тыштан күренмәүе ихтимал. ХӘЛ урнында йАЛ да булуы ихтимал.
Арттан башлап укыйбыз. Сузык өстибез ИЛА УТРИВ---ЙЛА УТыРЫБ, башка вариант ИЛӘ УТЫРЫП. Утырып еласаң да, утырып иләсәң дә эш бармый (иләү турында теоретически).

ТРАССА сүзе
Монда кирәк булса С=Ш диеп саныйбыз. ТаР АШк САк.
киТРә АШк аША ТуРы йАССЫ
Кире укыйбыз АССАРТ. АС САРТ- АС“аска” САРТ “крутой” булырга тиеш (түркчә), русча “крутой спуск”. Тагын бер мәгнәсе күренеп тора АЗАРТ, чөнки С+С=З. Трассада азарт була.

ДРАЙВЕР сүзе
 ТТР ӘЙБЕР. Машина тотучы, рулен дә тота, техникасын да. Компьютерда драйвер видеокарта кебек әйберләрне системага “бәйли” “тота”.
àДРАЙВЕР сүзен икегә аерабыз ДР+АЙВЕР. Д=Т+Т -
Кире укыйбыз РЕВЙАРД. Таркатабыз РЕ ВЙАР Д. JK кулланабыз йеРЕ ВЙАР = БОЕР Д=Т+Т ---ТОТ Боерык формасындагы сүз төзмәсе ЙЕРЕ БОЕР ТОТ, драйверның эшен аңлата. ЙЕРЕ -драйвер “үзәк” белән “төбәк” арасында ери БОЕРа һәм ТОТа “төбәкне”. Сузыкларны үзгәртүгә исегез китмәсен, сузыклар системасы төрле төрки телләр арасында да үзгәрә. Төрекчә БИР= татарча БЕР.

БОРАУ һәм СВЕРЛО сүзлзре
Бу ике сүзнең мәгънәләре генә якын кебек, ләкин сүтеп карасак фикеребез үзгәрер.
Баштан Б=В+В формуласын кулланабыз һәм сүзләрнең башлау кисәген чагыштырабыз СВЕР, ВВОР. Сузыклар аермасы интонациягә бәйләнгән, Е белән О арасында юк диярлек дәрәҗәгә җитергә булдыра. Бу кисәкләрдә 4хәреф дисәк , аларның 3-се туры килә. Анализны читкә борабыз, ләкин бу якта да семантикасы якын булган сүзләр, мәгнәләр.
СВЕРЛО сүзенең ахырында ЛО=ЛАУ. УКЛАУ, ВЕСЛО дигән сүзләрдә ЛО=ЛАУ – “ әйләнеп йерүче” “әйләнеп керүче” дигәнне билгели.
СВЕРЛО сүзен тагын әйләндереп карыйбыз һәм анда ЭРЛӘҮ кисәген күрәбез. Үзегез уйлап карагыз БОРАУ белән ОРЧЫК арасында ниндидер элемтә бармы ? Алар әйләнеп йери, алар “ йырлый” “герли”, эрләүче кыз-катын да җырлыйдыр. Һәрбер сүздә логика-гармония (һәрмоңия, җырмоңият). Хәзерге фән боларны күрми, күрмәмешкә салына.
Монда РЛ RL функциясе еш күренде, аны “атап” китик. Множественная выборка. Күпчелек-билгесезлек сайлау. Күпчелек сай алу. ОРЛЫК була мы СВЕРЛО мы бу функцияне күреп, аңлап, була.

МОЛОТ һәм МОЛОТОК
ОЛО кисәген җәеп күрсәтсәк УАЛАУ була, молоток белән суккаласаң кирпеч УАКЛАНА һәм УАЛАНА.
Тулысынча җәябез МОЛОТОК= МАУ ЛАУ ТОК=ТУАК, бу кисәкләр молотокның кулланышын күрсәтә: 1) ТУКМАУ, 2) ТУКЛАУ, 3) ТУКМАЛАУ. Хәзер JK ны кулланабыз йаМАУ каЛАй УТУ йАК. ЙАМАУ –пришить гвоздями КАЛАЙ – “жестянка” УТУ ЙАК= ҮТҮ ЯК- пробитие насквозь или прибитие. Бу эшләрдә молоток төп инструмент. Сүз тезмәсе стандарт алымнар ярдәмендә килеп чыкты. Автор шул тезмәдән интуиция кулланып берничә сүз сүрәп чыгарды, башка сүзләр дә чыгарып була иде, ләкин болары яхшырак аңлашылыр диеп саналды.
“Рәсми” этимология бу сүзләрнең килеп чыгышын ВОР тамырыннан башлый... ВОРдан МОЛга баралар ...кыскасы килбәтсез фикерләү, ләкин аларның дәрәҗәләре бар... академический стиль. Башкача уйлаган кешене Нагульный (инглиз телен өйрәнгән ... ) белән чагыштыралар һәм вәс-сәлам, концепцияне аңлау кирәкми. Йомшак кына әйтәм: алар көлеп арыгач без дә көлербез, без дә килербез.
МОЛОТОК сүзен арттан укыйбыз -- КОТОЛОМ. Җәябез--- КУАТ УАЛА УМ--- УМ кисәген JK кулланып кУМ га әйләндерәбәз. Кире укыганда шаярудан алып тискәре гә кадәр булган мәгънәләр чыга. МОЛОТОК? КУАТлымы? --- УАЛА КОМ. ЧҮКЕЧ сүзендә дә КЕЧ бар.
МАЛАТУК сүзен икегә аерабыз һәм рокировка ясыбыз МАЛА ТУК --- ТУКМАЛА. 

СТРУБЦИНА
JK кулланабыз кыСТРУ. Монан ары jK (дифф.) ны Jk (интегр.) дан аерып күрсәтергә кирәктер. Б ны таркатабыз Б= В+В. Сузыклар өстибез ВӘ ВӘ. ЦИН хәзерге мишәрцә ЦЫН. Ахырдагы А ны ЙА диеп тә ГА диеп тә була. Вариантлар: КЫСТЫРУ ЭЦЕН, КЫСТЫРУ ЦЫН, КЫСТЫРУЦЫ НЫК.
Кире укыйбыз +Jk һәм күрәбез, бер киребеткән “оста”, струбцина кулланган икән, чөнки килеп чыкты йАНЦИБ йУРТС =ЙӘНЦЕБ ЙЫРТЫШ ! С=Ш. “Чәйнәп бирергәме”? Струбцина белән кыстырылган әйбер янчелгән, ертылган.
Төрки дешифрация дигәнебез сүзләрнең күренеп тормаган мәгънәләрен ача, “кибернетик рәвешләрен” күрсәтә. Бу эш катлаулы булса да, аңлаучылар табылыр дип уйлыйм. Сүзләренең системасы, логикасы, уңай (татарларга) булган телләр: гарәп(өлешчә), фарсы, япон, рус(славян), латин, немец, инглиз, литва, латыш.
Яшерелгән логиканы үзегез эзләп карагыз.
ТУП сүзендә сузыкны алмаштырсаң нинди вариантлар бар, кайсылары туры килә? Катлаулырак эшкәртегез...
КАР сүзенә сузыклар өстәгез, яңа сүзләрнең бәйләнешен эзләгез.
ТОПОР сүзендә Тапар сүзен күрәсездер, аз гына эшкәртегез, бәлки тагын берничә бәйләнешле сүз чыгар.

Урмайлы Илдар
2019 ел март.






Урмайлы Илдар китабы турында Alib.ru сайтында:


Гильманов И. Тюркская матрица от кибернетической этимологии к метакибернетике. Уфа Первая типография 2017г. 220 с., илл. Мягкий переплет, Обычный формат. (ISBN: 978-5-9909524-4-7 / 9785990952447) 

Основные темы изданной ничтожно малым тиражом книги относятся к кибернетической семиотике. Центральной темой является открытие и описание семантической системы «тюркская матрица», в которой определены функции каждого символа-звука. Автор считает, что «тюркская матрица» – это язык мысли. Кроме того, здесь же рассматриваются вопросы происхождения языков и приводится экспериментальный материал, раскрывающий кибернетику слов. «Автор предлагает свои читателям познакомиться с открытиями в области знаний, которая находится где-то между лингвистикой, кибернетикой и семантикой. Из содержания: Наука и религия. – Критика исторической науки. – Критика теорий, связанных с происхождением языков и этносов. – Открытие «Тюркской матрицы». – Моделирование этногенеза тюркских народов. – Примеры тюркской дешифрации. – Тюркская дешифрация русских слов. – Правила тюркской дешифрации. – Парадоксы и феномены Вашкевича. – Тюркская дешифрация слов с разных языков (примеры). – Дешифрация слов из японского языка (примеры). – Дешифрация слов из корейского языка (примеры). – Тюркская дешифрация слов санскрита. – Дешифрация слов из баскского языка. – Тюркская дешифрация шумерских слов. – Язык Айну. Толкование слов на основе тюркской дешифрации. – Кибернетическая цивилизация. – Дешифрация слов из языка индейцев майя. – Дешифровка рун. – Виртуальная история. – Снова об этногенезе. – О языке мыслей).



Тулырак мәгълүмат авторның сайтында укып була:


Комментариев нет:

Отправить комментарий