Халкыбыз турында уйланулар...

Бу сәхифәдә - халкыбызның бүгенге хәле, яңа тарихы, милли мәсъәләләр чишү юллары турында кыскача фикерләр җыентыгы. Алар төрле вакытта язылган, кайсыберләре кабатлана һәм башка язмаларда да кулланылган.
        Татарлар. ХХ гасыр.
Тарихны белмичә, аңламыйча, заманча дөньяны да аңлап булмый. Татарларның заманча милли проблемалар ХХ гасыр вакыйгаларыннан килә. Кыскача тарихи күзәтү ясыйк...
100 ел элек халкыбызның дәүләтчелек булмаса да, сәяси хокуклар бик чикле булса да, татарларның гади һәм нык милли корылыш булган. Аның төп элементы – мәхәллә. Мәхәллә үзәге – мәчет. Мәчет нигезендә - мәктәп , мәдрәсә. Мәчет, бигрәк тә авылларда,  – дини, иҗтимагый, мәдәни үзәк булган.
Мәхәллә байлары, сәүдәгәрләре ,эшмәкәрләре – мәчетләр, мәдрәсәләр, мәктәпләр төзергә акча биргәннәр, һәм аларга финанс ярдәм итеп торган. Мәхәлләләр көче эчкә, үзенә , мәхәллә үсешенә таба юнәлгән булган һәм актив, милләт өчен кайгырткан кешеләр, ничек аңа файда китерергә белгәннәр.
Мәктәпләрдә укыту дәрәҗәсе бик түбән булса да, алар төп мәсәләләрен үтәгән: 1897 елда татарларның 87% укый-яза белгән. Ә ул әдәбиятны, китаплар бастыруны үстерергә мөмкинлек биргән. Китаплар тарату системасы булган.
Саннар. 1897 ел җанисәбе буенча Русиядә ~2,5 млн. татар яшәгән -  ~ 2% барлык империя халкыннан, 5-нче урын – руслар, украиннар, белоруслар, яһудлардан (еврейлардан) соң. Татарларның  90% артык – авылларда яшәгән.
Татарлар типографияләрендә бастырылган китаплар (татар һәм гарәп телендә) тиражы буенча – империядә 3-нче урын алып торганнар – руслар һәм латышлардан соң.  1905 -1920 елларда ( төрле елларда) Русиядә татар телендә 95 гәзит чыккан.
Уфа губерниясендә 1182 мең мөселманнарга -1555 мәчет, 6220 мәктәп һәм мәдрәсә булган,  бер мәктәп 182 кешегә туры килгән (С.Рыбаков «Ислам и просвещение инородцев Уфимской губернии» 1900 ел.) .
Казан губерниясендә 1912 елда  232 мәдрәсә, 1067 мәктәп булган. Аларда 84 мең кеше укыган -  ~ 10-12% барлык халык саныннан (губерниясендә 1897 елда 675 мең татар яшәгән ). Руслар арасында укучылар ~ 5% булган.
Мәдрәсәләрдә дини фәннәрдән башка, дөньяви фәннәр дә укытканнар. Ләкин рус дәүләте татарларның  дөньяви мәгариф коруын тойган, шулай ук гәзитләр бастыруын тойган.
Татарлар дин , мәгариф, сәүдә  өлкәләрен үз кулларында тотканнар ( Идел-Урал, Себер, Урта Азиядә төрки халыклар арасында). Татарлар  төрки халыклары арасында мәдәният, мәгариф үстерүгә 19 гасырда-20 гасыр башында күп көч куйганнар. Идел-Урал халыклары арасында ислам динен таратканнар.
Русия империясе хокумәте татарлар тәэсирынә каршы көрәшкән; беренче чиратта – татар  милли мәгарифенә каршы. Кызык документ – П. Столыпин “О мерах противодействия панисламскому и пантюркскому влиянию среди мусульманского населения. 1911г.). Анарда тәкъдим иткән ысуллар хәзерге Русия хокумәте дә куллана.
Татарлар Русия сәясәтендә. 1905-1917 елларда Дәүләт думасында мөселман халыклары вәкилләре арасында күпчелеге татарлар булган. ( I думада- 12 депутат(25 мөселман вәкиленнән); II думада – 15(35) III думада – 7(10)  IV думада – 5(6) ).
Татарлар инкыйлаб, гражданнар  сугышы. Совет чоры.
ХХ гасыр фаҗигалы вакыйгаларын татарлар Русиянең башка халыклары белән бергә  кичергән. Ләкин көчле милли рухлы, тәэсирле, эшчән, бай халык булганга,  татар милләте инкыйлабтан, дәүләтнең социаль  экспериментларыннан көчлерәк зыян күргән..
Милләтебез өчен авыр сынаулар ХХ гасырда 1914 елдан башланды. Русия империясен яклап Беренче дөнья сугышында берничә дистә мең татарлар һәлак булган, дистәләп мең берничә ел дәвамында әсирлек газапларын чиккән, сугыш авырлыклары бөтен халкыбызга тигән.
1917 ел инкыйлабыннан соң татар-мөселманнар халыклары милли хәрәкәте Идел буе, Урал, Себер халыкларын берләштереп Идел-Урал дәүләте төзергә, ә Русияне федератив дәүләткә әйләндерергә план корганнар, ләкин алар арасында бердәмлек булмаганга , алар уңышка ирешә алмаган.
Милли хәрәкәт юлбашчыларының зур өлеше большевикларны яклаган. Алар большевиклар милли дәүләтчелек төзүгә булышыр дип ошанган, чөнки В.Ленин хөкемлеккә килгәч үк, халыкларның үзбилгеләү хокукын  игълан  иткән.
Большевиклар җиңгәч  милли элитаның бер өлеше – аксөякләр, бай сәүдәгәрләр, эшмәкәрләр , демократик фиркәләр яклы сәясәтчеләр, интеллигенцияне – йә чит илләргә качарга мәҗбур булганнар, йә кырылганнар. Бәйсез матбугат ябылган  (50 гә якын татар гәзитләреннән ~40 ябыла) ; татар мәктәбе бәйсезлек югалта , дәүләт советлар мәктәбе системасына кертелә...
Милли автономия кору. Татар большевиклары җитәкчеләре (М. Султангалиев һәм башкалар) В.Ленин хокүмәтеннән озак дәгъвалап, милли автономияләр коруга ризалык алганнар. Ләкин ,аларның фикерләренә каршы, зур бердәм татар-башкорт республикасы урынына аерым, башкорт һәм татар республикалары төзелә.. Татарстан корылганда татар төбәкләренең күпчелеге милли автономиягә кермәгәннәр – бүленеп калган....
Болай да чикләнгән автономияләр хокуклары 1920- нче еллар башында ук тагын да киселә, моңа каршы торган М. Султангалиев һәм башка татар большевиклары 1923 елда репрессияләнә ...Татарстан дәүләтчелеге игълан итү әһәмиятле тарихи вакыйга булса да, аның советлар чорларында мөстәкыйльлек бердә булмаган, аның максаты татарларны татарлар кулы белән идарә итеп, Мәскәү сәясәтен үткәрү булган.
Гражданнар сугышы , ачлык , террор нәтиҗәләрендә Русиядә барлыгы 10 млн. артык кеше һәлак булган. Идел буенда 1921 елда корылык һәм большевиклар сәясәте нәтиҗәсендә барлыкка килгән ачлык үзәге татар җирләрендә  булган. Кайсыбер өлкәләрдә халык 20% артык кимегән.
1918-1922 елларда татарларның бәйсез милли корылыш, рухи төрәкләре җимерелә башлый, халкыбыз иң яхшы улларын югалта.  
Югалтуларга карамастан 20-нче елларда рәсми идеология чикләренә кертелгән мәдәниятның  үсеше дәвам ителә. Татарлар яшәгән шәһәрләрдә, татар совет мәктәпләре ачыла, татар телендә гәзитләр чыга, халык театрлары эшли...
Төрле өлкәләрдә 20-нче елларда 300 гә якын үзәк һәм җирле татарча гәзитләр, журналлар бастырылган.
Урыслаштыру башы. 1930-чы елларны Сталин милли сәясәтне үзгәртә. Социалистик җәмгыятьтә милләтләр берләшәчәк  һәм Советлар Союзында рус теле һәм мәдәнияты нигезендә бердәм милләт корылырга тиеш дип, башка милләтләрнең мәгариф, мәдәният өлкәсендә үсеш туктатыла. Бу елларда рус өлкәләрендә шәһәрләрдә татар мәктәпләре, татар гәзитләре ябыла башлый, мәдәни эш туктатыла. 
Татар теле кириллицага күчерелә . – Ул  халкыбызны үз мирасыннан аеру өчен эшләнгән.   Татарстан җитәкчеләренең, татар интеллигенциясенең, язучыларның зур өлеше 1937-38 елларда репрессияләнә һәм һәлак була.
Коллективизация. Коллективизация вакытында авылларда гадәтчә хуҗалык, гадәтчә тормыш җимерелә, уңышлы , нык крестьяннар катламы бетерелә - аларның малларын тартып алалар, күбесен сөргенгә җибәрәләр...Авыл буржуазиясен, нык хуҗалыклар юк итү - мәхәллә тотрыгын да җимергән.
Дингә хөҗүм. Тагын бер Сталин һәм большевиклар максаты  - динне юк итү. Мәчетләр ябыла, тартып алына, талана, муллаларның зур өлеше кулга алына, сөргенгә җибәрелә, атып үтерелә, лагерьларда һәлак була. 1941 елга кадәр Советлар  Союзында 95% ка кадәр мәчетләр ябыла, муллалар саны 4 тапкыр кими.
Чын тарих өйрәнүне тыю. 1944 елда милли тарихның төп өлеше – Алтын Урда, Казан ханлыгы дәверләре өйрәнүе тоела. Советлар чорларында рәсми тарихта , Русия империясендә кабул ителгән, татар халкына карата дошманлыклы караш дәвам итә.
Беренче нәтиҗәләр. Шулай итеп 1918-1940 елларда милләтебез иң гыйлемле, иң уңышлы,  актив татарлар катламын югалткан; большевиклар дәүләте бәйсез мәдәниятны, бәйсез мәгарифны , милләтнең рухи, әхлакый нигезен җимерергә тырышкан, милли мирастан, милли тарихтан аерган...
Бөек Ватан сугышы бу югалтуларны тагын да арттырган. Сугышта иң актив, көчле рухлы  кешеләр беренче булып һәлак булган. Сугышка китүчеләрнең яртысы кайталмаган. Алар арасында репрессияләрдән исән калган язучыларның тагын бер зур йлеше булган. Бу югалтулар буыннар арасындагы элемтәләрне бик көчле киметкән.
ХХ гасырның икенче яртысы. 
1958-59-нчы еллардан башлап Советлар Союзында яңа көч белән урыс булмаган милләтләрне урыслаштыру сәясәте тотына. Аның максаты – халыкларны рус телле “советлар халкына” берләштерергә. Аның төп ысуллары – милли мәгарифне акрынлап бетерү, республикаларның төп милләтләрен рус халкы белән катнаштыру...
Татар мәктәпләренә яңа хөҗүм башлана – 20 ел эчендә бөтен шәһәрләрдә татар мәктәпләре ябылып бетә, рус өлкәләрендә күп авылларда да ябыла, калганнарда төп фәннәрдән укыту рус теленә күчерелә...
1960- 70-нче елларда
 Татарстанда , башка татар төбәкләрендә зур төзелешләр башлана, яңа шәһәрләр барлыкка килә. ; иң зурсы КАМАЗ һәм Яр Чаллы шәһәре.  Алар милли мохитне җимерә, яшьләрне үзләренә тарта.  Яңа шәһәрләргә күчкән татарлар үз җирләрендә рус мохитенә  эләгәләр.
1939-нчы елда татарларның 25 % шәһәрләрдә яшәгән, 1979 елда – 60%. Шәһәрләрдә татар мәгарифен юк итү нәтиҗәсендә 40 ел эчендә мәктәптә татар телендә укый, татар телен өйрәнүче балалар өлеше 80% тан  15-20% ка кадәр төшкән
1970-80-нче елларда хәзерге уртак буын үсә - күпчелеге (65-70%) - шәһәрләрдә, татар мохитендә яшәмәгән, татар телендә укымаган; күпчеле бабаларын күрмәгән; рус телен һәм мәдәниятын татарныкыннан яхшырак белүче... Ул , безнең буын, бүген идарә итә, балалар тәрбияли һәм үз балаларына гайләдә миллилек тагын да әзрәк бирә ала...
1960-70 нче елларда: бердән шәһәрләрдә милли мохит җимерелә , икенчедән диннән, гореф-гадәтләрдән аерылган, рәсми идеология белән агуланган татарлар шәһәрләргә ага һәм татарларның күпчелеге миллилек саклар өчен бик авыр шартларга эләгә.
1990-нчы еллардагы сәяси барышлар 1920-нче еллар белән охшаш. Русия дәүләте көчсез вакытта ул милли хәрәкәтләрне үз ягына тартырга тырышкан.. Б. Ельцин “Булдыра алган кадәр суверинитетны алыгыз” дип игълан иткән иде. 2000-нче елларда дәүләт ныгыгач Русия хокүмәте милли республикалар хокукларын кире тартып алырга тырышты һәм яңадан - башта сәяси хокукларын кистерде, соңыннан милли мәктәпләрне яба башладылар, автономияләрне бөтенләй бетерү турында да сүзләр чыгаралар( андый планнар Н.Хрушев вакытында да корылган).
Шулай итеп совет дәверендә татар милләтен җимерүне ике этапка бүлеп була:
1918-1940-нчы еллар – татарларның милли структура җимерелә, милли элита кырыла, халкыбызны милли мирастан һәм тарихтан аералар;
1960-1980-нче еллар – татарларның күпчелеге  милли мохиттән , милли мәгарифтән дә аерыла, шәһәрләргә күчә һәм урыслар белән катнаштырыла.
Милли үзаң, бердәмлек югалту сәбәпләре ХХ гасырның беренче яртысында булса, миллилек югалту, ассимиляция процесслары 40-50 ел элек җибәрелгән.
1990-нчы, 2000-нче еллар. 
1990-нчы еллар татарлар өчен, милли хәрәкәт өчен зур уңышлардан һәм зур өметләрдән башланды; - суверенлык игълан итү, татар мәгарифе, мәдәнияты үсеше, милли дин һәм тарих кайта башлавы
Шул ук вакытта 1990-нчы елларда  30-40 ел элек хәрәкәткә китерелгән милли процесслар үзләренең җимерткеч стадиясенә җитте. Аларга начар тышкы процесслар кушылды. Алар бергә милләтебезне авыр хәлгә китерде...Кыскача ул факторлар турында:
Урыслаштыру сәясәте нәтиҗәләре. 1990-нчы-2000-нче елларда милләтебезнең “сыйфаты” начарая башлый. Монда яшь буын гаебе юк, бу 20 гасыр уртасында хәрәкәткә китерелгән процесслар нәтиҗәсе.
Мәсәлән, татарларның  уртак буыннын (30-40 яшь) алсак:
1990 елда аларның яртысыннан артыгы 50% - 60% авылларда туып (1950-нче елларда), милли мохиттә үскән, әзме-күпме татар мәктәпләрендә укыган ;
2010 елда уртак буынның 30-35% гына милли мохитта үскән һәм 15-20% гына татар мәктәпләрендә укыган...
20-30 ел элек шәһәр халкының күпчелеге туган авыллары белән (димәк милли мохит белән) һәм үзара нык элемтәләр саклаган, ә бүген ул элемтәләр күпчелегенең әз, йә бөтенләй эзелгән.
Яңа технологияләр үсеше тәэсире. 1990-нчы, 2000-нче елларда компьютерлар, Интернет, кәрәзле элемтә һәм башка заманча  технологияләр бик тиз үсте һәм алар басым , радио, телевидение технологияләрен дә җиңеләйтте, гадилаштырды. Соңгы 10-15 елда мәгълумат күләме берничә тапкыр артты, һәм аның эчендә татар теле югалып калды. Бу милли мохитны бик тарайтты. Кирәкле һәм кирәкмәгән мәгълүмат безне басып алды. Безнең тормышка, карашларга, фикерләргә аның тәэсире дә  күп тапкыр артты. Русиядә 98-99% мәгълүмат рус телендә тарала. Татар телендә мәгълүмат чаралары артса да әкрен арта һәм аның таралу мохите тар. Китаплар, журналлар, гәзитләр иң күбе берничә меңлек тиражлар белән генә чыга.
Рухи бушлык. Советлар коммунистик системасы, рәсми идеология, икътисади система җимерелү Русия халкы аңында бушлык калдырды. Ул бушлыкны тиз арада безгә ят булган  кыйммәтлекләр тутырды. Дин йогынтысы арта барса да, халыкның күпчелеге татар-мөселман формаль рәвештә генә үти. Кешеләрнең заманча җәмгыяттә төп идея, төп максатлары – “уңыш”, акча, байлык, рәхәтлек . Ул кыйммәтлекләр ачык йә яшерен рәвештә телевидение, кино, реклама, журналлар аша таратыла; үзләре белән әхлаксызлык, әдәпсезлек тарата...
Бу язмада ХХ гасырда милләтебездә булган үзгәрешләрнең гади схемасы күрсәтелән.  Әлбәттә, ул барлык катлаулы үзгәрешләрне тулысынча күрсәтә алмый, ләкин милләтебезнең бүгенге авыр хәлен аңларга булыша. 
        Милләт саклау һәм үстерү системасы.
Кызганычка каршы, соңгы 50-70 елда татар халкы  милләт сыйфатларының зур өлешен югалтты. Бу тарихи процесслар, милли сәясәт, икътисади, социаль үзгәрешләр һәм башка объектив факторлар нәтиҗәсе.
Без ят тел, мәдәният, идеология белән чолганган. Бу шартларда, ят мохиттә без телне, мәдәниятны көчле милли үзаң булмыйча озак дәвер саклый алмаячак. Милләтебезне саклый торган дәүләт һәм иҗтимагый структуралар, чаралар бердәм системага тупланган булырга тиеш.
Безнең милләтебезгә карата  төп сыйфатларыбыз  - миллилек һәм  милли үзаң.
Миллилек (татарлык) тагын берничә сыйфаттан тора:  татар телен белү - сөйләшү, укый, яза белү; милли гореф-гадәтләр тоту, белү, хөрмәт итү;  татар гайләсе корып, балаларны төрки-мөселман традицияләрендә тәрбияләү; үзебезнең телебезгә, мәдәниятынбызга, мирасыбы га өстенлек бирү...
Тел саклау – милләт һәм миллилек саклауда иң мөһим мәсьәлә. Кеше ана телен югалтса, ул үз халкының мәдәниятыннан, сәнгатеннән, иҗатыннан аерыла, һәм ят халык мәдәниятын кабул итә.  Татарча яхшы укый, яза белү дә бик әһәмиятле. Ана телендә укый белмәгән кеше үз бабаларының исемнәрен дә дөрес әйтә алмаячак.
Ана теле милли гайләдә генә саклана ала.  Милли гаилә татар-төрки һәм ислам традицияләрендә төзелергә тиеш.
Татар кешесе дини булмаса да, заманча яшәсә дә үз халкының, дини ислам йолаларын, традицияләрен белергә һәм хөрмәт итергә тиеш.
Чит халыклар арасында ана теле саклар өчен, милли гаилә төзер өчен көчле милли аң кирәк. Милли аң  – кешенең  үзен татар итеп тою, башка милләтләрдән аерма, дөньяга, тормышка милли караш булу... Башкача әйтеп була: милли аң - ул тәрбия, белем алу нәтиҗәсендә, мохиттан алынган мәгълүмат, дөньяга һәм тормышка милли карашлар җыелмасы. Ул үзеннән үзе барлыкка килә алмый. Элекке заманда ул җәмгыяттән, мохиттан, милли тормыштан килгән, һәм махсус тәрбия тәлап итмәгән. Хәзер үзең кызыксынып укымасаң ул мәгълүматны җәмгыяттән алу мөмкинлеге юк, ата-аналарның да абсолют күпчелеге аны бирә алмый. 
Тирәнрәк карасак, милли проблемаларның күбесе милли аң түбән дәрәҗәдә булудан килә, һәм аны күтәрү өчен эффектив технологияләр кулланмасак, телебез дә , халкыбыз да юкка чыга дип эзгәләнү файдасыз.
Милли идеология максатлары.
Милли үзаң тәрбияләр һәм ныгытыр өчен татар җәмгыятендә киң таралган, көчле һәм гади милли идеология булыра тиеш.
Милли идеология – ул татарларның  тарихыбызга, бүгенге хәлебезгә, булачакка, үсеш юлларына карата, дөньядагы, Русиядәге үзгәрешләргә  карата, милли мирас, рухи,  әхлакый кыйммәтлекләребезгә таянып төзелгән,  уртак, төп идеялар, фикерләр.
Аның төп максатлары – татарларны берләштерү, саклану һәм милли үсеш юлларын күрсәтү.
Милли идеологиянең мәсьәләләре: милләтебезнең тарихын, дөньядагы  тарихи урынын Һәм бүгенге дәрәҗәсен аңлату; милләт, миллилек, тел  саклау шартлары һәм кагыйдәләре билгеләргә; заманча дөньяда милли телләр, мәдәниятләр саклау кирәклеген һәм аның юлларын аңлату; дөньяга,  Русиягә, дөнья процессларына үз дин, төрки гореф-гадәтләр, тарихи тәҗрибә нигезендә төзелгән  карашлар формалаштыру...  Милли идеология һәр кешегә аңлашылган гади фикерләрдән торырга тиеш.
 Милләт,  татарлык саклау системасы
Миллилек саклау, милли үзаң күтәрү, милләт сыйфатларын кайтару  чараларын,, берләштереп без милләт саклау системасы төзергә тиеш.
Милләт  саклау системасы – милли идеология нигезендә төзелгән, фәнгә һәм заманча технологияләргә  таянган  һәм бер-берсе белән бәйләнгән мәгариф һәм тәрбия системасы, мәгълүмат чаралары; дини, мәдәни, иҗтимагый-сәяси оешмалар... (Башкача аны милли инфраструктура диеп була.) Аларны бер төп максатларга юнәлтергәтатар телен, милли мәдәниятны, мирасны буыннан буынга югалтмыйча тапшыру, үстерү, милли гайлә саклау  өчен шартлар төзү.
Милләт  саклау системасының төп өлешләре:
-  Татар милли мәгариф һәм тәрбия системасы;л
-  Төрки-мөселман гореф-гадәтләрендә төзелгән милли гаилә;
-  Татарча  мәгълумати-мәдәни мохит( радио, телевидение, матбугат, Интернет...)
Әммә дә ләкин аларны торгызыр һәм яклар өчен  башка фундаменталь нәрсәләр кирәк:
- Милли дәүләт (халкыбызны, татар телен, мәдәниятын саклау - төп мәсъәләсе булган дәүләт)..
- Милли иҗтимагый-сәяси система – татарларның  мәнфәгатьләрен яклаучы милли фиркәләр, сәяси, мәдәни оешмалар...
- Милли фән  - милләттәге үзгәрешләрне күзәтеп, аларны уңай якка бору юлларын табу өчен.
Милләтебезне саклап калыр өчен татар җәмәгате нык, кырыс миллилек саклау шартларын, кагыйдәләрен төзергә һәм аларны үтәргә тиеш.

Мәгълумати-мәдәни мохит.
Әйләнә-тирәдәге мәгълүмат, матди мәдәният (материальная культура), аралашу даирәсе (круг общения) бергә - мәгълумати-мәдәни мохит төзиләр (информационно-культурная среда). Аның таэсире кешеләргә, бигрәк тә балаларга,  бик көчле.
Бүгенге Русия җәмгыятендә мәгълумати мохит бик начар, ул безнең милли һәм дини гореф-гадәтләр, әхлаклыкны боза . Аңа каршы торыр өчен, без үзебезнең мәдәниятыбыз, рухи, дөньяви кыйммәтлекләр,  дини һәм әхлакый кануннар нигезендә корылган мохиттә яшәргә тиеш.
Татар җәмгыяте көчле милли мәгълумати-мәдәни мохит төзергә тиеш һәм аны һәрбер татар гайләсенә җиткезергә. Без һәркөн татар теле, музыкасы, мәдәнияты белән чолганган булырга тиеш. Мәгълумати мохит  милли төрки – мөселман  традицияләргә таянган тормышка карашлар кертергә, балаларны, яшьләрне тирә-юньдәге бозыклык, әхлаксызлыктан сакларга тиеш...
Милли тәрбия һәм мәгариф
Милли мәгариф һәм тәрбия – милләт саклау системасының иң мөһим өлеше.
Әйләнә-тирә дөньяны аңлый башлагач ук баланы милләт нәрсә икәнен , миллиара аермаларны, туган тел белү, тормышта татар гайләсе тәзү кирәклеген аңлата башларга.   Милли үзаң тәрбияләсәң  генә, руслар һәм башка халыклар арасында яшәгән балалар, үз милләтенә тартыла башлый, татар телен өйрәнергә тырыша.
Бүген Русиядә яшәүче татар балаларының 45 %ка якын гына мәктәптә татар телен өйрәнә – Татарстанда һәм аерым татар төбәкләрендә. Шул исәптән башка фәннәрне татарча укучылар 10-15% . Бу  шартларда  телебезне дә, халкыбызны да сакларга авыр. Милли үзаң тәрбияләр өчен , татар телендә сөйләшер  өчен, әдәбият белән дә, милли тарих белән дә танышырга кирәк, татар телен рус теле кебек  үк яхшы белергә кирәк.
Татар балаларының күпчелегенә татар телен , мәдәниятыбызны, тарихыбызны өйрәтү -  милләтебезнең сакланып калу шарты.
Һәрбер татар баласының ана телен өйрәнергә, милли тарих, әдәбият, мәдәният белән танышырга мөмкинлек булырга тиеш. – милли мәгарифнең төп принципы булырга тиеш. Әлбәттә баланы үзендә һәм ата-анасында милли аң булса гына ят мохиттә ана теленә өйрәтеп була.
Матди мәдәният (материальная культура).
Матди мәдәният кешеләрнең һәр вакытта булган, ул кешелек белән бергә барлыкка килгән. Борынгы вакытта ул бик гади әйберләрдән торган – киемнәр, савыт-саба, эш кораллары һәм башка әйберләр. Һәр халыкның традицион хуҗалык һәм тормыш - көнкүрешкә бәйләнгән, үз матди мәдәнияты булган. Заманча  дөньяда матди мәдәниятта – киемдә, йорт җиһазларында, көнкүрештә милли үзенчәлек юкка чыга -, аларны стандарт бөтен дөньяда кулланган әйберләр белән алмаштыралар.
Шулай да милләт матди мәдәнияттан башка яши алмаячак. Матди мәдәният һәр вакытта рухи дөньяның сүрәте булган. Мөмкин кадәр өйгә, киемгә, тормыш - көнкүрешкә милли үзенчәлек  кайтарырга, милли стиль кертергә кирәк. (татар китаплары, рәсемнәр, фотосүрәтләр ,бизәкләр , уенчыклар һ.б. элементлар ). Алар миллилек күрсәткечләре һәм мәгълуми фон элементлары булып тора...
Фән һәм технологияләр.
Хәзер – технологияләр заманасы . Алар бөтен җирдә - җитештерүдә дә, сатуда да, укытуда да... Безнең аңга тәэсир итүче технологияләр  дә күп – ачык йә яшерен реклама, дәүләт пропогандасы, сәяси һәм социаль реклама... Алар күбесе миллилеккә каршы эшли... 
Без заманча фән һәм технологияләр казанышларын милләтебез файдасына кулланырга өйрәнергә тиеш.
Милли технология - ачык, гади аңлаткан аерым милли мәсъәлә чишү чаралары, ысуллары, эш кораллары..   Әйтик тел өйрәтү өчен технология нинди элементлардан тора: эш коралы – дәреслек; укыту ысуллары; укыту оештыру...
Шулай ук һәрбер аерым мәсьәлә чишү өчен кирәкле шартлар төзесәк , кораллар (инструментлар) , ысуллар куллансак кына без уңышка ирешәчәкбез.
Милләт саклап калу һәм үстерү  юлында эшләр, чаралар технология формасында корылган булырга тиеш – тел өйрәтү, катнаш никахларга каршы тору, татар китапларын һәм вакытлы басмаларын популярлаштыру, балаларны милли рухта тәрбияләү, милли туризм үстерү, милли клублар челтәре төзү...
         
            Ватаныбыз һәм дәүләтебез турында кыскача фикерләр.

Татар халкының  Ватаны – Идел-Урал ( берничә татарларның милли төркемен  санамыйча). Бу фикерне халкыбызның аңына кертү мөһим, чөнки хәзер  Идел-Урал татарларының региональ тәркемнәргә бүленүе көчле, һәм купчелекнең милли Ватан төшенчесе юк.
Татарстан – халкыбызның милли дәүләте, ул Идел-Уралның үзәге. Татар автономиясе төзелгәндә большевиклар хокумәте Идел-Уралда татарларның тәэсирен киметергә тырышкан, шуңа күп татар төбәкләре республикага кертелмәгән. 
Татарстанның халыкара статусы киләчәктә 1990 елда кабул ителгән Дәүләт суверенитеты турында декларация, 1992 елдагы референдум нәтиҗәләре һәм ТР Конституциянең беренче редакция буенча билгеләнергә тиеш. Ул суверен дәүләт булырга, һәм шул рәвештә башка дәүләтләр белән бергә конфедерация төзи ала.
Русия - конституция буенча –  Татарстан белән берләшкән федератив дәүләт. Ләкин, идарә формалары, эчке сәясәте буенча ул унитар дәүләткә якын, идеологиясе буенча - империя булып кала.  
Тарихи-географик, мәдәни, этник яклардан РФ 10-12 илдән тора, шуларның берсе - Идел-Урал. 
Бүгенге яртылай унитар дәүләт хәлендә РФ озак кала алмаячак, чөнки үзәкләштергән идарә системасы, икътисади система заманча шартларда эшләми, регионнарның, берничәсен санамыйча, үсеш мөмкинлекләре юк.
Русиядә киләчәкне фаразлау авыр, һәм кирәкле үзгәрешләр төрле юл белән барырга мөмкин.  Алар арасында иң тыныч, гади юл - әгәр Кремль үзе  конституция һәм федерализм нигезенә кайту юлына юнәлергә мәҗбур булса. Бу очракта дәүләтнең төп идарә функцияләре республикаларга, өлкәләргә күчергә тиеш, шулай ук регионнарда салымнарның 50-70% калырга тиеш. Өстәмә республикалар тел, милли үзенчелек саклау өчен тел, мәгариф, мәдәният сәясәте өлкәсендә бүйсез булырга тиеш. Бу очракта регионнар  дәүләткә әверелә, ләкин нык федерация саклана. Әлбәттә бу бүгенге шартларда әкияткә охшаш.
Моңа хакимиятнең дә , халыкның да аңына сеңгән империя менталитеты, һәм федераль чиновникларның һәм элитаның икътисади мәнфәгатьләре комачаулый. 
Ул модельда ( көчле регионнар - нык федерация) Татарстан федерация белән конфедератив мәнәсәбәтләр төзи ала.
Киләчәктә Русия Федерациясе сакланса, регионнар арасында күптөрле, өлешчә федератив, өлешчә конфедератив мәнәсәбәтләр төзелерргә тиеш. 
Бу дөньядагы тенденцияләргә туры килә - киләчәктә конфедератив дәүләтләр саны артачак, һәм күп илләрдә милли регионнарның үзидарә хокуклары киңәя.
Идел-Урал сәяси төзелеше буенча тигез хокуклы республикалар берләшмәсе була ала. Җирле халыклар катнаш яшәгәнгә, Идел-Урал республикалары тел, мәдәният саклау, мәгариф үстерү өлкәләрендә уртак система буенча эшләргә тиеш. Шулай ук республикаларда һәм күрше өлкәләрдә милли районнар кору мөмкин. Алар 30-нчы елларда булган, һәм Саха, Дагестан республикаларында бүген дә бар.
Халыкара статусына карамастан Татарстанның нигезендә көчле татар инфраструктурасы - мәгариф: балалар бакчасыннан университетка кадәр,  татар мәгълумат чаралары, милли сәяси фиркалар һәм оешмалар булырга тиеш. Милли инфраструктура барлык татар төбәкләренә төзелергә тиеш. 
Бүгенге көндә халкыбызның төп сәяси максаты - Татарстанның дәүләтчелеген саклап калырга, ныгытырга һәм аны чын дәүләт дәрәҗәсенә күтәрергә.
Тарих һәм милли идеология.
Тарих – милли идеология нигезе. Татарлар “бабасының каберен белмәгән – тормышның да кадерен белмәс” -  дигәннәр.
Тарих өлкәсендә  идеология мәсьәләләре: тарихи белемнәр таратып халкыбызда милли аң, милли горурлык тәрбияләү, Русиянең ялган рәсми тарихына һәм империя идеологиясенә каршы тору, татарларны берләштерү,
Кайсыбер мәсьәләләргә карыйк.  Аларның берсе “татар” атамасын яклау, халкыбызның исемен каралтучыларга, борынгы татарларны башка бабаларыбызга каршы кую белән көрәшү.  “Татар” исеме белән төрле халыкларны атаганнар. Ләкин алар барысы да безнең өчен якын төрки  халыклар булган, һәм күбесе заманча татарларның төрле төркемнәрен төзүдә катнашкан. Соңгы меңеллыкта Бөек далада “татар” иң данлы атама булган. Үзебезнең тарихи чыганаклар сакланмаганга күрә, татар тарихы күбесенчә татарларны дошман итеп күргән халыкларның борынгы китапларыннан, чыганакларыннан дөньяда билгеле. Бу курку һәм нәфрәт хисләре белән язылган чыганакларда бик күп ялган һәм татарларны каралту булган.
Милли тарихыбызның тагын бер идеологик мәсъәләсе Идел-Урал халыкларын берләштерү, аларны аерыр өчен рус тарихчылары һәм идеологлары кайчандыр уйлап чыгарган мифларга каршы тору. Аның өчен аңлар өчен күрше халыкларның чын  тарихын да кыскача белү һәм хөрмәт итү кирәк.  Башкорт, чуваш, мари, удмурт, мордва халыклары белән без өзелмәслек  бәйләнгән – һун чорларыннан бирле Көнчыгыш Ауропада бергә яшәгән. Русия дәүләте ягыннан нинди генә явызлык күрмәстән, гади рус халкы белән татарлар тату яшәгән. Урыс халкы империядә яшәгән төрле кавемнәрдән төзелгән, алар арасында төрки-татарлар өлеше зур булган
Русиянең  рәсми тарихы урыс патшалары, империянең яуларын, көнбатыш Аурупага хөҗүм итүне аклар өчен, гади халыкның авыр тормышында башка халыкларны гаепләр өчен төзелгән.  Урыслар славян кабиләләренннән генә килеп чыккан диеп, ә төрки халыклар аларны языз дошманнары булган дигән теория тирәсендә төзелә. Рус тарихчылары Русиянең Ауропадан мәдәни һәм икътисади яктан артка калуны да татарлар һәм башка төрки халыкларга ябарга тырыша. Рус хокүмәте, чиркәү безнең халыклар арасына күп агу салганнар.
Безнең тарих бөек төрки төрки цивилизация тарихының бер өлеше. Ауропа, Кытай тарихчыларының күпчелеге ,- төркиләрне сугышчан, очраган бөтен нәрсәне талый, җимерә , үтерә торган вәхшиләр итеп күрсәтәләр. Русия тарихчылары да, үзләренең төрки тамырларын онытып алар артыннан бара. Безнең Бөек Һун , Тәрки , Кыпчак каганатларын алар дәүләт итеп тә санамый...
Русиядә китап кибетләре шундый бер берсен кабатлый торган дөнья һәм Русия тарихы буенча китаплар белән тулы. Мәктәп, китаплар, телевизион тапшырулар һәм башка чаралар белән рәсми тарих татарлар аңын агулый. Аларга   каршы тору авыр. Татарларга милли тарих белән кызыксындыру, таныштыру, аны популярлаштыру системасы кирәк. 
Иң мөһим – балаларны тарихыбыз белән таныштыру. Аның өчен мәгарифтән, китаплардан, журналлардан башка заманча чараларны куллану мөмкин – фильмнар, видеороликлар, мультфильмнар, комикслар...
Татарлар төрки халыклар тарихын һәм аларның заманча көнбатыш цивилизациясе күтәрелү өчен зур әһәмиятен белергә тиеш. Төркиләр Аурупа үсешендә зур роль уйнаган, алар күп Аурупа дәүләтләренең төзүчеләре булган, хәрби эшкә, дәүләт төзелешенә зур кертемнәр ясаган. Русия дәүләте корылышында да татарлар оештыручы көч булган, дәүләт идарә системасын, хәрби көч, аксөякләрнең , халыкларның зур өлешен Русия төрки-татар халыкларыннан күчереп алган.
Милләтебезнең яңа тарихы 225 ел артык барган азатлык өчен сугыштан башлана. Ул сугышта халкыбызның әз өлеше генә исән калган, халкыбыз дәүләтләрен, шәһәрләрен, мәдәни кыйммәтлекләрен бөтенләй югалткан,  далаларга, урманнарга, ерак төбәкләргә качарга мәҗбур булган. Әммә дә ләкин , иң мөһиме милли рухын югалтмаган,  үз динен, гореф-гадәтләрен саклап яшәргә хокук яулаган , һәм дин тирәсендә берләшеп яңача көчле милләткә тупланган. Бу тарихи җинү. Аның турында, ул бөек көрәшнең каһарманнары турында һәрбер татар  белергә тиеш.
Шулай да истә тотарга кирәк  - без көчле халык булмасак , татарлар дөньяда калмас иде инде. Шуны аңлап , яңадан тупланып , милләтебезнең булачагы өчен көрәшик. Тарих көчсезләрне яратмый, заманча дөньяда көчле милләтләр генә сакланачак. Татарлар да алар арасында булсын.
Тарих өлкәсендә төп корал – белем, мәгълүмат. Мәсьәлә - аны һәрбер татарга җиткерү. Иң мөһим максатлар – милли рух күтәрү, татарларны берләштерү.
Шул ук вакытта халкыбыз мохитында генә калу ярамый – милли тарихны популярлаштырырга, Аурупа һәм Русия тарихына татарлар карашын дөньяга киң таратырга. Аның өчен күрше халыклар тарихын белү, аларны хөрмәт итү дә кирәк.
Безгә һәрбер кешегә аңлашыла торган, шул ук вакытта безне берләштерә торган, милли аң, милли горурлык күтәрә торган  милли тарих кирәк.
Заманча дөнья һәм киләчәк.
Заманча дөнья кая бара, милләтебезгә киләчәктә урын бармы? Милләт үсеше юлларын билгеләр өчен, милли идеология төзер өчен дөньяда бара торган процессларын белергә һәм аңларга кирәк.
Башка илләр, милләтләрдән аерым, бөтен дөньяга каршы барып булмый. Заманча технологияләрне, фәнне, иҗтимагый агымнарны үз файдабызга кулланырга өйрәнсәк кенә,  милләтебезне саклый һәм үстерә  алабыз.
Соңгы унъеллыкларның иң мөһим процессны глобальләшү диеп була. Аның беренче нәтиҗәсе – ул бөтен илләр икътисадларын – бер-берсе белән бәйләнгән бердәм механизмга әйләндерде.  Икътисад өлкәсендә башланып, сәясәт белән идарә итеп (сәясәттә дәвам итеп),  ул кешеләрнең тормыш-көнкүрешен, аннан соң мәдәният өлкәсен дә яулый.
Глобальләшу башында (җитәкләүечеләре) - үсешле Америка , Көнбатыш Ауропа, Көнчыгыш Азия илләренең зур компанияләре һәм банклары.
Эш көче, сырье җүн булган илләргә  җитештерүләрен (производство) күчереп, алар анда үз сәяси системасын, үз “тормыш стандартын” да, үз идеологиясен һәм мәдәниятын, мәгариф стандартлары  да күчерергә тырышалар.  Нәтиҗәдә күп илләрдә традицион хуҗалык , традицион   икътисад җимерелә, аның артыннан гореф-гадәтләр , кешеләрнең рухи дөньясы, милли мәдәниятлар да җимерелә башлый.
Глобализация процессларында һәрберебез катнаша.. Моның  беренче күрсәткече – матди мәдәният (материальная культура ). Бердән бу заманча техника һәм технологияләр куллану  - телевизор, компьютер, кәрәзле телефон һәрберебездә һәм алар безнең тормышта зур роль уйный. Тагын машиналар , йорт техникасы һәм мебель, савыт-сабага кадәр охшар, бертөрле. Хезмәт итү дә кешеләрнең  төрле илләрдә  охшаш – бертөрле техника, эш, күп кеше бер үк компанияләрдә эшли. Ә кешенең рухи дөньясы – ул матди мәдәният, тормыш- көнкүреш күрсәткече. Охшаш тормыш уртак фикерләр, хисләр , хыяллар тудыра...
Глобаль дөньяда охшаш тормыш алып баручы, бертөрле эшләр белән шөгыльләнүче кешеләр өчен милли мәдәният, сәнгать урынына глобальләштергән шоу-бизнес тәкъдим ителә. Шоу-бизнес дөнья икътисадының бер өлеше. Аның максаты акча эшләү, акча эшләр өчен үз үзен дөньяга тарату, милли мәдәниятларны кыстырып.
Бу шартларда көчле милли үзаң, милли, рухи мәдәният кына милли үзенчелекне сакларга булыша ала.
Икътисад һәр заманада сәясәт һәм җәмгыять тормышы белән идарә иткән (управлял политикой, определял политику). Заманча дөньяда глобаль икътисад үзенә уңай сәяси система урнаштырырга тырыша.
Дөньяда, җәмгыятьтә  тормышта нинди тенденцияләр бар? 
Иң начары – традицион әхлак һәм гайлә институты әкрен генә җимерелә бара. Монарда кызыксынучы – икътисади система.
Бердән заманча икътисад бертуктаусыз үссен өчен анарга  “потребитель- үзе турында гына уйлый торган, үз теләкләрен үти торган кеше файдалырак, ә тыйнаклык, әхлаклык ул сыйфатларга туры килми. (“кулланучылар җәмагате”).
Икенчедән заманча кешегә балалар тәрбияләргә вакыт җитми, ә гайләсенә кубрәк игътибар биргән кеше “начар эшче” булып чыга. Үткән гасырларда тәрбияче һәм гореф-гадәтләрне буыннан буынга күчерүче ролен “зур гайлә” үтәгән - әби-бабайлар, олырак балалар. Бүген андый мөмкинлек юк  - гайләләр кечкенә, әби-бабайлар аерым тора, йә эшли..
Бу процессларда җәмгыят һәм икътисад кызыксынулары (“интереслары”) төрле, һәм 21 гасырда әхлак һәм гайлә җимерүгә каршылык арта барырга тиеш.
Гайлә саклауда ислам дине , мөсельманнар роле зур булырга тиеш, чөнки дин һәрвакыт әхлак сагында торган. Ә христиан диннәре күп илләрдә шул ук икътисади системага хезмәт итә.
Хәзерге заманаларда төрки – ислам дөньясы әхлакый, гайлә хәзинәләрен яклаучы булып тора.
Ислам дине йолаларында да, төрки халыкларының гореф-гадәтләрендә дә гайләгә бик зур әһәмият бирелгән.  Коръәндә дә, хадисларда да хатын-кыз хөрмәт ителә. Күп иләрдәге хатын-кызларның хокуксыз хәлләре , диннән түгел , ә ислам дине кабул итүгә кадәр, сакланган гореф-гадәтләрдән килә.  Аерым әйтик, татарларның , күченке төрки халыклары традицияләре буенча,  гайләдә хатын-кыз әһәмияте зуррак - Урта Азия, гарәп һәм башка көньяк халыкларына карата.
Шул ук вакытта , заманча “иркен” мәнәсәбәтләрдә ирләр белән хатын-кызлар арасында ешрак бер берсен хөрмәт итү, кайгырту җитми, ә үз файдасы , уңайлык , рәхәтлек эзләү, бер берсе белән куллану күберәк.
Гайлә- милләт тотрыгы. Татар гайләсе саклау – милләт саклауныә иң мөһим мәсьәләсе
Икенче процесс турыдан туры милләтебезне саклау мәсьәләсе белән бәйләнгән. Икътисад өлкәсендә башланган глобальләшу , мәдәниятта да бара, аның нәтиҗәсендә кечкенә милләтләр , алар белән милли телләр , милли мәдәниятлар юкка чыгырга булдыра, берничә зур милләтне генә калдырып.
Нәтиҗәдә дөньяның мәдәни хәзинәсе , байлыгы юкка чыгачак, бөтен дөнья мәдәнияты үсеше чыганагы булмаячак.
Кешеләр тормышта төрлелеккә омтыла, аларга үзләренә охшамаган, башкача яшәвече кешеләр, башка культура кызык – Экзотик илләргә баралар; яшләр төрле субкультуралар уйлап чыгара – төрле кыяфәтле, кыргый кешеләр, экзотик халыкларга охшаш элемтәләрле готлар, панклар; фантастик әсәрләрдә төрле җеннәр, “инопланетяннар уйлап чыгаралар...
Глобаль  дөньяда үзенчелек саклау бик авыр, ә миллилек саклау ул аның табигый юл. Шуңа күрә үз миллилекне сакларга һәм күрсәтергә - яшьләрне төрле юллар белән шуңа юнәлтергә кирәк. Туган телне, үз халкының тарихын, мәдәниятын белүне модага кертергә, һәм белемлекнең бер төп күрсәткече ясарга.
Тагын бер кызганыч процесс – кеше табигатьтән аерыла. Бердән үз яшәгән әйләнә тирә дөньяны җимерә, икенчедән табигать белан аралашмый, табигый сыйфатларын югалта. Табигый хезмәт, физик эш, табигый шатлыклар, рәхәтлекләр, табигый тормыш  юкка чыгу – ул үз тарихыбыздан һәм мирасыбыздан да аерылу.
Уңыш, төрле ясалма рәхәтлекләр артыннан куып, кеше табигый рәхәтлекләрдән үзен мәхрүм итә. Төрле ясалма рәхәтлекләр белән боҗралган , ләкин чын мәхәбәттән, табигый рәхәтлекләр мәхрум ителгән, кардәшләре, табигать белән аралашудан бизгән кеше – шул мы кешелек булачагы? Ышанасы килми.
Дөнья, кешелек үсешен туктатып, кире кайтарып булмый, ләкин аны дөрес юнәлешкә борырга тырышырга кирәк. Бу дөрес юнәлеш,- меңеллыклар буенда җыйган мәдәни, рухи хәзинәләрне, буыннар арасында элемтәләр саклап үз табигатеннән аерылмыйча, табигать белән тигезлек саклап, фәнни-техник ачышларын, яңа технологияләр кулланып яшәү. Үз табигатеннән аерылу, тарихтан, бабалардан аерылу, табигаттән өстен күрү – кешелекнең һәлакәткә алып бара.
Тарихыбызны, мирасыбызны белеп, заманча дөньяны аңлап кына, - киләчәкне төзеп, киләчәккә омтылып була. Безнең киләчәк – милләтебез белән бергә генә булырга мөмкин. Милләтебезнең киләчәге  юк икән  – һәрберебезнең дә киләчәге юк.
Миллилек саклау шартлары.
Милләт сакланып калыр өчен, ул башка милләтләрдән күренерлек аерылырга тиеш – милли сыйфатлар сакларга тиеш.
Миллилекнең (татарлыкның) төп күрсәткечләре: тел - татар телендә аралашу, укый-яза белү; дин һәм гореф-гадәтләр - аларны тоту, белү, хөрмәт итү; милли гаилә - кору, балаларны төрки-мөселман традицияләрендә тәрбияләү; татар мәдәниятына, милләттәшләргә тартылу, аларга өстенлек бирү... 
Элекке заманаларда (ХХ гасыр башында) татарларның барысы да диярлек үз милли мохитендә ( 90% артык авылларда ) яшәгән; – традицион тормыш-көнкүреш, хуҗалык, хезмәт миллилекне сакланган. ХХ гасыр уртасында–ахырында татарларның күбесе шәһәрләргә күчкәч тә зур гайләләр,  көчле кардәшлек элемтәләре, авыл белән  элемтәләр миллилекне сакларга булышкан.
Хәзер традицион милли тормыш авылларда да җимерелеп бетә. Тормыш үзгәргәнгә күрә, көнкүреш, хезмәт, хуҗалык белән бәйләнгән гореф-гадәтләр сакланмый; дини гореф-гадәтләр генә яхшы саклана ( дини бәйрәмнәр , никах укыту, балаларга исем кушу һ.б.).
Ләкин дин телдән, мәдәнияттан аерым милләтне саклый алмый.
Мондый шартларда, миллилекне көчле мәдәният (мәдәни мохит) аша гына саклап калып була. Ул мәдәният милли мәгарифкә таянырга тиеш.
Миллилекнең төп сыйфаты – татар теле. Миллилекне саклап , үз балаларына тапшырыр өчен һәрбер татар кешесе татарча сөйләшергә, уку-яза белергә тиеш.
Татар теле югалткан кешеләрдә дә көчле милли үзаң булырга булдыра, ләкин аның балалары, йә оныклары барыбер аны саклый алмаячак, чөнки алар халкыбызның мәдәниятыннан һәм рухи дөньясыннан аерыла. Татар телен начар дәрәҗәдә белүче татарлар үз балаларын татарча өйрәтә алмаячак. Ана телен белмәсә, йә начар дәрәҗәдә белсә , татар кешесе туган  телен өйрәнергә тырышырга тиеш. Татарча иркен уку – бик моһим шарт, чөнки татарча укып кына без чынлап мәдәниятыбыз, мирасыбыз белән таныша алабыз.
Ислам дине – халкыбызның рухи дөнья ,әхлаклык, гореф гадәтләрнең нигезе. Ул татар халкын авыр чорларда берләштергән, саклаган , бүген дә сакларга булыша. Миллилек һәм дин бертоташ бәйләнгән. Ләкин дин миллилекне (татарлыкны) алыштыра алмый. Безгә татар моңын, татар  телен бернәрсә дә алыштыра алмаячак.
Татар теле, мәдәнияты милли үзаң аша гына, йә балаларга атнага 1-2 дәрес укып кына  керә алмый, - ул безне камап алырга тиеш.
Кайда гына татар гайләсе яшәмәсен балаларга татар телен беренче булып өйрәтергә , сөйләргә дә укырга да кирәк.
Татар телен өйрәтер һәм саклар өчен , өйдә татарча сөйләшү генә җитми, татар милли мәдәни һәм мәгълуми  мохит ( информационно- культурная среда) төзергә кирәк.
Өйдә, гайләдә мәгълүмат чыганакларының - сөйләү, музыка, китаплар , журналлар, радио , телевидение – нәтиҗәдә күпчелеге татарча булырга тиеш.  Шул вакытта гына татар теле рус теленнән өстенлек алырга булдыра.
Балаларны туудан татар теле, татар мәдәнияты урап алырга тиеш. –тел, музыка, китаплар, уенчыклар... Балаларга татар әкиятләре , шигырьләре укырга кирәк.. Балаларның теләсә нинди мәгълүматны, белемне татар телендә алырга мөмкинлеге булырга тиеш. Фәнни дәрәҗәдә тикшерелгән, татар телендә бердәм белем алу һәм усеш даирәсе (среда развития) төзергә кирәк – китаплар, уенчыклар, мультфильмнар, фәнни-популяр фильмнар, телевизион тапшырулар...
Милләт, миллилек саклау системасының ин моһим өлеше – мәгариф. 
Һәрбер татар баласының ана телен өйрәнергә, милли тарих, әдәбият, мәдәният белән танышырга мөмкинлек булырга тиеш. Һәрбер гаиләгә, ата-анага аларның кирәклеген, әһәмиятен аңлатырга.
Миллилек һәм дин.
Ислам дине белән татарлыкны (миллилекне) бер берсенә төгәлләргә дә , бер берсенә каршы куярга да ярамый. Миллилек һәм дин аерылмас бәйләнгән.
Ислам дине – халкыбызның рухи дөнья ,әхлаклык, гореф гадәтләрнең нигезе.
Ул татар халкын авыр чорларда берләштергән, саклаган , бүген дә сакларга булыша. Ләкин туган телен һәм милли рухын югалткан, милли мәдәниятыбыздан аерылган татарларга бер дин генә миллилекне яш буыннарга  тапшырырырга һәм  милләтебезне сакланырга булыша алмаячак.
Саф дин, саф ислам идеяларының таралуының  да төп сәбәбе –  миллилек югалту, милли тамырлардан аерылу. Бүгенге шартларда халкыбызга ят булган дини агымнар үсәчәк. Моңа социаль, мәдәни процесслар, һәм дәүләт сәясәте дә булыша. Cәяси ысуллар, көч белән аны туктатып булмый.
Милли ислам - тел, милли гореф-гадәтләрдән, милли мәдәнияттан аерым яши алмый.
Халкыбызда татар теле дәрәҗәсен, әхлаклык күтәреп,  рухи мирасыбыз нигезендә заманча милли төрки-мөселман мәдәнияте төзеп кенә - милли ислам саклап, ныгытып була.
Ислам бүген дөньяда да , Русиядә дә бик зур көчкә ия. Шуңа күрә дин тирәсендә сәяси көрәш, сәяси уеннар бара.   
Бер яктан рәсми дини лидерлар, мөселманнар белән идарә итү өчен , үзләренең мәнфәгатләрен саклап  үзара көрәшә. Русия хокумәтендә төрәк эзләп тә үзләрен ышанычлы итеп күрсәтергә тырышалар.
Хакимият максаты – шул эчке көрәшләрне кулланып мөселманнарнарны кул астында тоту, алар белән идарә итү.  Традицион ислам яклавы сылтавы белән оппозицион  мөселман төркемнәрен кысрыкларга ...
Халкыбызның рухи мирасы, рухи дөньясы урта гасырларда бай, киң булган. Ул ислам дине белән генә чикләнмәгән. Ул үзендә дәүләтләребез чәчәк аткан дәверләрдә үскән әдәбият, сәнгатьне дә,  борынгы заманнарда Бөек далада һәм аның чикләрендә Идел - Уралда, Себердә яшәгән төрки күчмә, игенче, урман халыкларының , аларның күршеләренең меңъеллыклар дәвамында җыйган мирасын, гореф-гадәтләрен, алар арасында борынгы мәҗүси традицияләрен дә берләштергән...
Русия явыннан соң, дәүләтләребезне, шәһәрләребезне югалткач ул мирасның да күпчелеге юкка чыккан. Гади авыл халкы тормышы, хуҗалык, хезмәт белән бәйле милли гореф-гадәтләр генә саклана. Халкыбызның исән калган элеше 18-19 гасырларда ислам дине тирәсендә ныграк туплана, яңадан милли мәдәниятны күтәрә. Илебезне Русия яулап алганнан соң, дин әһәмияте  арта, ул татарларны берләштерүче көч булып тора. Милләтне, динне изүгә карамастан халкыбыз телебезне, ислам динен, гореф-гадәтләребезне, милли мохитебезне нык итеп саклаган.
Татарларның күпчелеге бик динле түгел - дини йолаларны йә бөтенләй үтәми, йә бик аз өлешен үти. Бу табигый хәл, озак дәвер динне кысрыклау нәтиҗәсе ... Шулай да  күпчелеге иртәме , соңмы дингә тартыла башлый...
Тагын мөселман булып, без турыдан – туры исламга каршы булган, милләткә ят булган, христиан җәмгыятендә барлыкка килгән кыйммәтлекләрне, традицияләрне кабул иткән. Алар арасында советлар чорыннан калганнары да, соңгы дистәеллыкларда көнбатыш илләреннән килгәннәре да бар.
Җәмгыятне яулап алган төп идея – акча, байлык, уңышка , уңай тормышка омтылу. Ул культ, табыну дәрәҗәсенә җиткән. Аңа телевидение, ачык һәм ыртын реклама, кино, журналлар һ.б. чаралар хезмәт итә. Америкадан, Ауропадан килеп дөньяны яулап алган – азатлык , кеше хокуклары идеясы, абсолют кыйммәтлеккә әйләндергәч, әхлаклыкны, кешелек нигезен – гаиләне, җимерә... Алар барысыда бергә көнбатыш илләрендә төзелгән сәяси һәм икътисади системаны саклап калу һәм тарату өчен эшли...
Исламның  әхлакый кыйммәтлекләренә кайту, яңа төрки-мөселман мәдәнияты төзү – милләтебезне дә , динебезне дә ныгыту юлы. Ят мохиттә , ят кыйммәтлекләр белән яшәп без милләтебезне дә, динебезне дә саклый алмаячакбыз...

            Мәгариф һәм тәрбия.
Милли мәгариф.  Мәгариф милли инфраструктураның  иң әһәмиятле өлеше.      Бүген Русия Федерациясендә яшәүче татар балаларының 15% чамасы гына өлешчә татар телендә укый ала (Татарстанда 40% артык, Башкортстанда 4%), тагын 30% - татар телен фән буларак өйрәнә.   Шул ук вакытта чын татар мәктәпләре юк диярлек. 
Милли мәгариф оештыруның төп кагыйдәсе - Һәрбер татар баласының ана телен өйрәнергә, милли тарих, әдәбият, мәдәният белән танышырга мөмкинлек булырга тиеш.
Татар мәктәпләрен саклап калу, япкан мәктәпләрне яңадан ачу өчен көрәшү иң мөһим мәсъәлә. Бу дәүләттән генә түгел, җирле милли оешмалар, ата-аналар активлыгыннан да,  да килә.  Ләкин үл чаралар гына җитми..
Татарларга дәүләттән бәйсез милли мәгариф системасы да төзәргә кирәк. Аның нигезендә татар милли мәгариф стандарты булырга тиеш.
Татар милли мәгариф стандартында – укыту эчтәлеге (программасы), уку материаллары базасы, укытуны оештыру технологияләр, укыту формалары  язылырга тиеш.
Милли мәгариф стандартының бер максаты өстәмә белем бирү оештырырга: һичбер шартларда – мәктәп, мәдрәсә нигезендә, милли мәдәни үзәкләрендә, өйдә - балалар укыту оештырырга. Икенче юнәлеш тулысынча бәйсез милли мәктәп төзү.
Татар мәктәбенең  мәсъәләсе – милли мәдәният, тарих өйрәнү аша, балаларда - дөньяга, тормышка безнең рухи кыйммәтлекләргә таянган карашлар тәрбияләргә, - руслардан, ауропалылардан, гарәпләрдән һәм башка халыклардан аермалы.
Татар мәктәпләре чөлтәре югары  сыйфатлы белем бирүче гимназияләргә, дистанцион уку үзәкләренә, югары уку йортларына таянырга тиеш. Анда өстәмә төрек, гарәп, фарсы телләре, төрки халыклар әдәбияты һәм мәдәнияты кебек башка фәннәр өйрәнергә мөмкинлек булырга тиеш.
Милли  тәрбия.  Иң нык белемнәр, төп аңлашмалар кеше бала чакта 10-11 яшькә кадәр ала. Әйләнә-тирә дөньяны аңлый башлагач ук баланы милләт, дин нәрсә икәнен, миллиара аермаларны, туган тел белү кирәклеген аңлата башларга.  Төрки–ислам җәмгыятендә кабул ителгән әдәплек, әхлаклык кагыйдәләре белән таныштырырга.  Милли аң тәрбияләсәң  генә, руслар һәм башка халыклар арасында яшәгән балалар, үз милләтенә тартыла башлый, татар телен өйрәнергә тырыша.
Ата-аналарны милли тәрбия , татар теле өйрәтү ысуллары белән таныштыру өчен төрле фән белгечләре – педагоглар, психологлар, тел белгечләре, тәҗрибәле ата-аналар ярдәме кирәк. Бу эш милли оешмалар, радио, телевидение, Интернет, социаль чөлтәрләр  аша алып барылырга тиеш.
Милли тәрбиянең  кайсыбер элементлары.
Бала дөньяны үзләштерүдә әкият әһәмияте бик зур. Әкият аша бала яхшылык, начарлык, әдәплек һәм күп башка нәрсәләрне аңлый башлый. Балаларны татарча татар әкиятләрен сөйләп, укып үстерергә кирәк.
Бала татар көйләрен, татарча музыка тыңлап үсәргә тиеш.
Бала гаилә нәрсә икәнен аңлый башлагач ук аңа милли гаилә төзү кирәкләген аңлата башларга.  4-5 яшьтән үсеп җиткинчә бала “син татар кызына өйләнергә” , “татар егетенә кияүгә чыгарга тиеш” дип ишетергә тиеш. Ләкин истә тотарга чын миллилек, үзаң тәрбияләсәң генә ул сүзләрнең әһәмияте зур була.
Балаларны 8-9 яшьтән үк халкыбызның тарихы белән таныштыру мөһим. Чөнки алар башлангыч мәктәптә , 2-3 сыйныфта ук , рус әдәбияты, Русия тарихы белән таныша башлагач, татарларга һәм башка төрки халыкларга карата дошманлыклы мөнәсәбәтләр белән очрашалар. Бала анарга әзер булырга тиеш. Рәсми тарихның зыянлы тәэсирен бетерү өчен, милли горурлык тәрбияләү өчен милли тарих белү кирәк. Кызганычка каршы бүген кече укучылар өчен милли тарих буенча китаплар да, башка белем бирү чаралары да юк.
Милли тарих, Ватан белән таныштыруда, үзаң тәрбияләүдә беренче адым итеп милли туризм - халкыбызның тарихи урыннарына, музейларга, бәйрәмнәргә барулар  киңәш итеп була.
Милли фән .Татар университеты һәм башка милли югары уку йортлару булдыру гына татар милли мәгарифен тулы кыйммәтле ясый ала. 1990-нчы елларда Татарстан хакимиятенең иң зур хатасы – милли университет төзүдән, милли фән күтәрүдән баш тарту. Татар  университеты милли фәннең нигезе булырга тиеш иде. Бүгенге көндә татар фәне, тарих, тел, әдәбият һәм сәнгать өлкәләрен санамыйча, юк диярлек.  
Шулай ук фән милләттән, җәмгыяттән аерым үз тормышы белән яши.
Соңгы елларның иң билгеле фәнни проекты - "Татарлар тарихы"  язу. Бик кирәкле, файдалы эш булса да, бу эшчәнлек нәтиҗәләре халыкка җитми. - Татар тарихы буенча соңгы елларда сатып алып балаларга тапшырырлык китап юк, телевизион тапшырулар юк
Милли фән кирәк; аны төзү катлаулы, озак, күп акча тәлап итә; бу мәсьәлә чишү өчен нинди юллар бар? Бер юл - интернет аша белгечләрне берләштереп виртуаль фәнни проектлар, виртуаль фәнни үзәкләр төзү һәм милли мәсьәләләр буенча эш алып бару. 
Андый  виртуаль фәнни берләшмәләр кайсыбер мәсьәләләре : милләт, милли җәмгыяттә барган үзгәрешләрне күзәтү һәм анализлау; миллилек, милли үзаң саклау , ныгыту, үстерү юлларын, башка халыклар тәҗрибәсен өйрәнү; милли мәгариф һәм тәрбия өлкәсендә укучылар, укытучылар, ата-аналар өчен, уку, методик материаллар әзерләү; тарихи һәм этнографик материаллар җыю; төрки-мөсельман халыкларының мәдәниятын өйрәнү һәм халкыбызны аның белән таныштыру, һәм башкалар...
Төп максат – милләт саклауда һәм үсештә без фәнни белемнәргә таянырга тиеш.
         Мәгълүмати мохит
Заманча кеше кайда гыны булмасын мәгълүмати мохит эчендә яши – музыка, телевидение,  интернет, радио, китаплар, гәзит-журналлар. Мәгълумати мохит   кешеләрнең, аңына,  карашларына көчле тәэсир итә. Бигрәк тә балаларга, яшүсмерләргә ул тәэсир көчле..
Әйләнә-тирәдәге мәгълумат, матди мәдәният , аралашу даирәсе  белән бергә  мәгълумати-мәдәни мохит төзиләр.
Русиядәге мәгълүмати мохит -  рус телендә, анарда дәүләт идеологиясе, заманча,  җәмгыятенең кыйммәтлекләре, әхлаксызлык хөкем итә, ул миллилекне җимерергә булыша. Аның тәэсирен киметер өчен көчле, татар теле, безнең мирас, милли, дини кыйммәтлекләр нигезендә милли мәгълумати мохит төзелергә тиеш.
Миллилек саклар һәм балаларга тапшырыр өчен татар мәгълумати-мәдәни мохиттә яшәргә тиеш. 
Төп принцип: без әйләнә-тирәдән алган һәм үзләштергән мәгълүмат арасында күпчелеге татарча булырга тиеш.
Мәгълүмат үзләштерү буенча ике төрле:
Беренчесе – кеше үзе теләп укып, карап,тыңлап үзләштерә торган мәгълүмат (китаплар, журналлар, махсус караган тапшырулар); 
Икенчесе – мәгълүмати фон (информационный фон) – башка эшләр арасында, йә ял иткәндә үзләштерә, тәэсир итә торган мәгълумәт (музыка, радиотапшырулар, реклама), 
Мәгълумати фонга матди мәдәният элементлары да кертеп була, чөнки алар сизелмәстән аңга тәэсир итә. Алар арасында миллилек күрсәтүче өй җиһазлары, әйберләр, татарча урамдагы вывескалар, реклама...
Мәгълумати фон аша кеше күп мәгълүмат үзләштерә, кешенең үзаңына, фикерләренә аның тәэсире зур.
Шуңа күрә өйдә, гайләдә  – татарча өйрәнү, сөйләшү генә түгел – һәрвакыт татарча музыка, радио тыңларга, китаплар алырга, журналлар язылырга, өй җиһазларына милли элементлар кертергә кирәк.. Китаплар, журналлар күп укылмаса да алар аңга сизелмичә генә тәэсир итәлшр.
Милли мәгълүмати мохит үстерүнең иң моһим мәсъәләсе  – балалар өчен белем алу һәм үсеш мохите төзү.  Балаларга бөтен фәннәр буенча татар телендә гади формада төп белемнәр алу мөмкинлеге булырга тиеш. Китаплар, журналлар, тапшырулар, видеодәресләр, интернет-сайтлар, уеннар – татар теле өйрәнү, татарча белем алу, татар-төрки мирасы белән танышу мәсъәләсен  үтәргә; Алар бердәм белем алу һәм үсеш мохите төзергә тиеш (среда познания и развития). Бу иң әһәмиятле милли проект булырга тиеш. Шулай ук ул милли өтәмә белем бирү системасының бер өлеше була.
Заманча мәгълүмат дөньясы чиксез-кырыйсыз. Һәрбер кеше анардан үзенә кечкенә мәгълумати даирә сайлый. Ул даирәдә - берничә телеканал, 2-3 социаль челтәр, берничә радио, 1-2 журнал. Аларны сайлау кешенең эчке ихтыяжларыннан килә. Татарлар милли телеканаллар, радио, басмалар  сайласын өчен - алар кызыклы һәм сыйфатлы булырга, иң яхшы рус телендәге мәгълүмат чаралары белән ярышырлык булырга.. 
Телевидение турында. Хәзерге заманда мәгълумати чыганаклары арасында телевидение беренче урында,  икенче урында интернет.
Шуңа татар милли телевидениясен үстерү - төп милли мәсьәлә. Бүгенге көндә 4-5 татарча, йә ярым-татарча тапшыручы телеканал бар, ТНВ, ТНВ-Планета, ТМТВ һәм Туган тел (Уфа). Соңгы 2-3 елда татар телевидениесы күп үсте, ләкин аның мәгълумати эчтәлеге әз һәм начаррак әле...
Иң киме 10 татар телеканалы кирәк. Алар арасында: балалар каналы, уку-белем бирү каналы,  тарихи-мәдәни канал, ислам дини канал, һәм башкалар.
Хәзер техник яктан телевидение оештыру җиңеләйде, чөнки тапшыруларны тулысынча интернет , йә тагын  кабель челтәрләре аша алып барып була.
Радио турында. Бүгенге дөньяда радио роле кими, аның киләчәге  юк” фикере дөрес түгел. Татар теле саклауда, бердәм татар мәдәни һәм мәгълумати дөнья төзүдә радио (интернет-радио) бик кирәк, чөнки  радионы эштә дә, юлда да, өйдә дә  көндәлек эшләр арасында  да тыңлап була. Милли радио мәглүми фонның зур өлешен алып торырга тиеш.
Бүгенге көндә Интернетта ~15 татар радиосы эшли, күбесе музыка гына тапшыра, калганнарының да хәбәрләр 10% тан артмый – кыскача яңалыклар, һава торышы, бераз гына әдәби , мәдәни тапшырулар... Мәгълүмат бик әз булса да алар милли хисләрне оныттырмый, балаларны татар теленә күнектерергә булыша .
Татар радиоларын мәгълумати эчтәлек белән тутырырга кирәк. Татарча интернет-радиолар саны  ике тапкыр арттырырга, тапшыруларны татарча мәгълүмат белән тутырырга, аларны популярлаштырырга кирәк.
Милли телевидениеның, радионың мәсъәләләре:  бер яктан бүгенге заманча кешеләрнең, бигрәк тә яшьләрнең, ихтыяҗларын канәгатьләндерергә; икенче яктан милли тарих, мәдәният, милли идеяларга тарттырырга.
Аерым зур мәсьәлә татар телен начар дәрәҗәдә белүче милләттәшләребезне туган телгә,  татарча тапшыруларга күнектерү.
Кайсыбер Мәгълумати, тарихи тапшырулар рус телендә булырга булдыра, ләкин алар 25% артырга тиеш түгел.
Шул  авыр мәсьәләләр чишү юлларын табу - социология, психология, реклама белгечләре, тел белгечләре ярдәме белән генә мөмкин. Бу тагын бер милли  фән үстерү өчен зур, мөһим аргумент.
Китаплар, журналлар. Тагын бер ялгыш – яшьләр китап укымый дип татарча китаплар бастыруга игътибар бирелми. Татарча китаплар җитми. Булачак электрон китапларда диләр. Электрон китаплар бастырган китапларны алыштыра алмый.
Китап – ул мәгълумәт чыганагы гына түгел; ул – мәдәният элементы. Киштәдә күренекле урында торып та китаплар кешегә тәэсир итә ала. Һәрбер татар гаиләсендә өйдә татарча китаплар булырга тиеш, мөмкинлек булса, алар өйдәге катапханәдә күпчелек урынны алып торырга тиеш. Бүгенге көндә татар китапларын Казанда да табу җиңел түгел. Ә гәзитләргә, журналларга кая яшәсәгез дә язылып була.
Күп укылмаса да алар кирәк. Татар журналларын популярлаштыру тагын бер проблема үз тәҗрибәдән – балаларга, яшүсмерләргә  укырга, йә укытырга хикәяләр, повестьлар юк диярлек. Казан интернет-кибетләрендә 5-10 бәягә сатылган  Китаплар арасында балалар өчен проза 2-3 китап кына табып була.
Татарча китаплар бастыруны берничә тапкыр арттырырга кирәк. Китаплар, журналлар популярлаштыру өчен эшләргә кирәк.
Нәтиҗәләр:  Татарларга көчле милли мәгълумати-мәдәни мохит төзергә һәм аны һәрбер татар гаиләсенә җиткерергә кирәк. Максатлары: татар теле саклау, милли рух , милли, дини традицияләргә таянган тормышка карашлар кертү, балаларны, яшьләрне тирә-юньдәге бозыклык, әхлаксызлыктан саклау...

Наил Гыйлман 2012-2013.

Комментариев нет:

Отправить комментарий