ТӨРКИ МАТРИЦАның татарча тасвире (ХӘРЕФЛӘР)


Публикую татарское описание (краткое) Тюркской матрицы. Это не перевод, а отдельное осмысление.

ТӨРКИ МАТРИЦАның татарча тасвире (ХӘРЕФЛӘР)

Сузыклар - векторлар.
Сузык авазлар-хәрефләр хәрәкәткә китерә, хәрәкәтне күрсәтә һәм элемтәне билгели. Оператор дисәк тә вектор дисәк тә барыбер хәрәкәт-элемтәгә барып терәләбез.

А хәрефе гади вектор. Бу хәрефнең мәгнәсе
1) хәрәкәт бар,ләкин күп түгел;
2) элемтә бар, элемтәнең дәвамы ихтимал
Бу символ күз сүрәтеннән килеп чыккан дисәк тә ярый.
Берничә тапкыр А чыкса ( 2 ≤) аларны У хәрефе белән алыштырып була. Берничә гади векторны кушсак көчле вектор У чыга. А+А=У.
А һәм У векторлары юнәлешне билгеләми: А- хәрәкәт(элемтә) аз , У- хәрәкәт күп.

Юнәлешне билгеләүче векторлар Е һәм И.
Е аркылы хәрәкәт, ул тыя һәм тия. Элекке язмаларда Е ны тиеш векторы диеп әйткән идек. Аркылысы булгач буе да була,
И векторы буй векторы диеп китик. И хәрефен кереш-чыгыш векторы дип билгеләгән идек, алай да дөрес, болай да дөрес
Шулай ук Е ныцентробежный”, И нецентростремительныйдиеп билгеләгән идек. Күп төрле билгеләүнең сәбәбе булып хәрәкәтнең төрле шартларда булуы тора. Әгәр артка – алга йөресәң, аркылы һәм буй була. Әгәр туктап тирәне күзәтеп, билгеләп, торсаң түгәрәк координаталарга күчәсең. Бу очракта, уртадан качу(центробежный) векторы Е, үзәккә бару векторы И дисәклогичнобула, алар бер-берсенә перпендикуляр .
Катлаулы векторлар: О,Ө, Ү, Ә
Ә=А+Е=Е+А. О=А+У=У+А. Ү=У+Е=Е+У. Ө=Е+У+А . Ы=И+У+А+Е

Функцияләр.
Векторлардан функцияләргә күчү юллары
1) А+А+..=У;   У+У+...=В 
2) И+И+..=Й:  Й+Й+..= Җ
Векторлар куерса функция барлыкка килә. Функция үзгәртә, вектор күрсәтә, күчерә. Тартыклар үзгәртү-әврелү гамәлләре дисәк ярый.

ЧЫН-Барлык группасы В, П, Б, Ф, W
В чын-бар, ләкин вакытлыча. Ике әйбернең кушылу фазасын ВӘ алгоритмы күрсәтә. Кабатланып торган әйбер, күренеш, ВӘ - ВӘ алгоритмы аша бирелә. Мондый алгоритмнарны гомумиләштерер өчен W хәрефе бар.
П чын - бар, Б =П+П икеләтә, нык, бар. П+П = Ф бар, күренеп тора, ләкин тотып, җитеп, булмый.
Боларны ничек аңлап була? П-объект. Б =П+П объект субъектка якын. Ф=П+П объект субъекттан ерак, ләкин бер системага керә. Ф ны сингуляр чынбарлык диеп була.

Кушу-җыйу-интеграл группасы.
ЙҖ, Ж, Y(лат), J кебек хәрефләр кушу гамәленең төрле билгеләре. Й-баш, башлангыч, чөнки кушу өчен башлангыч нокта, мая, кирәк. ЙӘ дисәк башлану ихтималлыгын һәм тиешлеген билгелибез.
Й хәрефен үзәк диеп тә була. Интегралның башы һәм ахыры . ӘЙ дисәк нәрсәдер туктарга булдыра (туктау ихтималлыгы), шулай ук тиешлеге дә бар.
Җ Кушу-кушылу формуласы Җ=Й+Й+

Аеру-бүлү-алу группасы
Кушу булгач, алу да, аеру да була, дифференциал дисәк тә ярый. К, Г, Х, Һ кебек хәрефләр аеру группасын тәшкил итә. Русча фикерләгәндәпределтөшенчәсен еш кулландым, пределны киртә диеп була, киртә аерып торучы әйбер. К-гади аеру, Г тапкыр аеру. Х һәм Һ югары дәрәҗәдәге аеру( дифференциал). Күрәсездер бу хәрефләрдә почмак билгесе < бар, чөнки аеру өчен очлы корал кулланалар. Шул логиканы дәвам итәбез. Х хәрефен карыйбыз һәм күрәбез ике ягында даоч” . Каршы торып аеру(бүлү, кисү, алу).

Көч группасы.
Чын әйберне аеру-каеру көч куллану белән бәйләнгән, формуласы болай була П+К= көч, билгеләре Т һәм Д.
Т - көч , әйбернең тышы, саклау-саклану. Геометриягә таянып фикерләгәндә Т билгесе перпендикуляр төшенчәсен күрсәтә.
Д - икеләтә, каты, катлы көч, катлы тышлык, саклану системасы. Формуласы Д=Т+Т.

Логика группасы.
Л, Н, Ң, М хәрефләре логик гамәлләрне билгели. Югарырак каралган гамәлләр конкрет булса, болары инде абстракт гамәлләр.
Л хәрефе сайлауны, чагыштыруны, туры килүне билгели, бу иң гади логика. Әйбернең ниндидер яклары,сыйфатлары өлге белән чагыштырыла, әгәр туры килү булса сыйфат итеп әйтелә. Мисал өчен: КАТ-өлге катЛы сүзе 3өлештән тора кат-өлге Лчагыштыру, Ы нәтиҗәне беркетүне (потверждено) аңлата.
Н хәрефе алгоритм, берничә тапкыр чагыштыруны алгоритм диеп була. Формуласы Л+Л+ = Н.
М хәрефе НӘТИҖӘ, ХАК, СУММА. Формуласы Н+Н+ = М
М хәрефен 90 градуска борсагыз сумма билгесе килеп чыгар. Мондый фокуслар очраклымы? Кеше уйлап тапканмы? ӘЛЛӘ... Кеше уйлатып, уйландырып, акылга китерелгәнме?

Күплек группасы.
Күплек (множество) группасына ике хәреф керә, Р һәм З.
Р - күплек, билгесезлек.
Зкүп билгеле система, подмножество.
Группа эченә шундый формула куеп була З+З+=Р.
Чын төрки сүзләр Р белән башланмый, ләкин күплекне билгеләп була, билгеләгәч Р китә, аны З алыштыра. Ротацизмның сәбәбе : Р - множество З - подмножество. (Бу кыска гына җөмлә дә АЧЫШ).

Сүрәт- әверелү группасы
С һәм З хәрефләрен монда куябыз. Бу виртуальлек, монда тагын Һ хәрефен өстибез. Моны башкорт системасының үзенчәлекләре таләп итә. Һ хәрефенең ике яклы гамәле башка телләр аша да билгеләнде, расланды. Һ дан Хга күчеп була, шулай булгач Хны да кыстырабыз, “на всякий случай”. Моны да аңлап була. Х-Һ аеру группасында, ләкин аера-аера шундый хәлгә килеп була-> “тотып карарлык әйбер юк”. Югары дәрәҗәгә җиткән аеруның нәтиҗәсе виртуаль сүрәт булып кала. Группа эчендәге формула С+С =З.

Махсус һәм композит, гамәлләр.
Монда кертелгән символлар катнаш, катлаулы составы белән аерылып тора. Иң гадиләре ЦЧ, З.   З хәрефе монда да кысылды. Тагын ШЩЖ.  Ж да ике группага керде.
Ч - чикне билгели, килеп чыгу логикасы күренеп тора Т+С+Һ. Көчне (Т) виртуаль(С) хәлгә калдырдык, ләкин күренми торган көче бар, бәлки билгеләнгәндер, бәлки шартлы рәвештә. ЧИК еш кына күренеп тормый, ләкин алдында торганда күрмәсәк тә , артына эләккәчбашыбызга килеп җитер(төшер)”. Тагын бер яктан карыйбыз. ЭЦ=ЭСТ=ЭЧ капма-каршы сүзе ТЫШ, бу сүзне тәшкил иткән хәрефләр шул ук диеп була (С=Ш диеп саныйбыз), ләкин аларның тәртибе үзгәргән.
Ч хәрефен аңлар өчен өч сүзне искә төшерегез ЭЧ ЧИК ЧЫК. Син ЭЧтә. Син ЧИКтә. Син ЧЫКтың.
З хәрефенең ике ягын караган идек инде. Тагын бер гамәлен әйтергә кирәк, З үлчәү-табу билгеләр системасын күрсәтә. Эзләр, шкала, градация кебек тешенчәләр белән бәйләнгән. Тагын шундый формулалар китереп була З=Д+С=Т+Т+С.
Ш хәрефе элемтәгә, бәйләнешкә, керү турында хәбәр итә, бу элемтәне системалы дәрәҗәдә диеп әйтергә кирәк. Моны аңлар өчен татарга ИШ сүзе дә җитә. ИШ(ләрем) дисәк ниндидер бер үзебезнең системага кергән (И) кешеләр турында сүз бара. Әгәр дә аркан ишәбез дисәк, арканның җепләрен системалы рәвештә бәйләнешкә кертәбез.
Щ хәрефенең гамәле Ш га якын, бәлки тагын сузык өстәлгәндер. Монда сораулар бар әле.
Ж хәрефе Җ га да Ш га да якын. Формуласы Ж= Ш+Й.
Бу группаның гамәлләреаеру һәм кушубелән дә бәйләнгән, ләкин әлегә бу үзенчәлекле хәрефләрне тулысынча гомумиләштереп булмады.
Йомшакһәмкатыбилгеләре әйтелештә кыскартылган сузыкларны билгели.

Татарча уйлагыз! Татарча, төркичә аңлау тирәнрәк булыр. Бу сүзләрне пафос диеп уйламагыз, чөнки автортехнарь”.

Урмайлы Илдар 14.02.2020





Комментариев нет:

Отправить комментарий