АРТИКЛЛАР ТИРӘСЕНДӘ.

 

Артикллар турында язучылар булды, бигрәк тә соңгы айларда. Мин әлбәттә артиклның  нәрсә икәнен күптән оныткан идем (әгәр белгән булсам). Уйлар башка җирдән килеп чыкты  , ә артикл  соңрак килеп катнашты. Укыдым, күпмедер аңладым, яңа фикерләр туды.

Артикль сүзен ничек тә йомшак әйтә алмыйм, татарча АРТИКЛ булырга тиештер. Шулай уйладым, Ь билгесен язмыйм.

Борын-борын заманда төркиләрнең, татарларның, исемнәре   дә башка булгандыр. Миңа никтер  КУМАН исеме борынгырак тоела.  Тормыш башка булган, кешеләр башка булган, ләкин борынгы төрки телләрнең безнең телләргә   якынлыгы  бар. Тел лексика нигезендә төзелә, ләкин бер үк лексикадан берничә тел ясап була. 

            Тормышта әйберләрнең тәртибен урнаштыру мәсәләсе бар. Ниндидер структуралар кирәк. Әйтелгән фикерләр шулай ук  форматлашкан булырга тиеш. Зур системаның өлешләрен аеру  өчен АРА  мәгънәсе барлыкка килә. Шулай ук ТИК һәм ЧИК мәгънәләре килеп чыга  Бер өлешне АРА-ТИКЛЕ  һәм АРЫ-ТИКЛЕ  диеп бирәләр. Тирә-юнне, әйберләрне, катнашучыларны  билгеләү-бүлгәләү идеясе  бар. Кайсыбер телләрдә бу идея артикллар ярдәмендә үткәрелә. Күрәсездер АРТИКЛ мәгънәсе татар теленә туп-туры килеп тоташа, “булган-онытылган-кайткан” сүз.

            Инглиз теленең билгесезлек артикленнән башлыйк.   Инглизчә   a lable –“этикетка”, дөресрәге “ниндидер бер этикетка”.  А-билгесезлек (неопределенный)  артикле, әйтелеше  татарча Ә гә якын.   Бездә дә Ә  билгесезлек турында хәбәр итә. Мисал: “Без көттек, ә ул килмәде”. Монда   Ә аша көтелмәгән, билгесез хәл күрсәтелә. Төрки матрицада Ә=А+Е. А элемтәне, векторны,  “ихтимал” дәрәҗәсенә төшерә, ихтималны ничек тә билгеле диеп булмый.

            Борынгы инглизләр төрки булганнар, аларның  әйберне сату –алу эшендә “АЛА-БЕЛӘ” принцибы булган. “Лейбл” шуннан чыга диеп була. Тагын бер варианты АЛ ӘЙБР. Р авазын инглизлар әйтә алмый диеп була, нәтиҗәдә АЛ ӘЙБЛга әйләнә, шомарып кыскартылгач ЛӘЙБЛ була. ӘЙБЕРнең АЛны( АЛды).

            Инглизчә   the lable –“билгеле бер этикетка”, THE тегәл бер әйберне күрсәтә.  Татарча ничек билгелибез? Әгәр арабызда берничә Харис булса  “Теге Харис” диябез. Ситуация тегәлләнеп җитмәсә дә, ачыклану  ягына борыла. Тиге= Теге диеп, тертеп күрсәтсәк,  кайсысы икәне тәмам ачыклана. Инглиз артикле THE  <<< ТЕХЕ  татар ТЕГЕсенең варисы.  Шулай булгач , THE  BEATLES   урнына, “теге Битллар” дисәк тә ярый.

            ТЕГЕ белән бәйләнешле мисал. Инглиз сүзе THAT  - татарча “теге”, логикасы: ТЕГе ӘТ  -“тот + назови",  ТЕГЕ ЭТ- “тот+ ткни”.

            Немец телендә билгесезлек артиклларының берсе, тулырак формасы-EINE.  Күренеп торган семантикага таянабыз.  EINE  безнеңчә ӘЙ! НИ? Беренче кисәге ваемсызлык күрсәтсә, икенчесе билгесезлек күрсәтә.

            Немец телендәге билгеләүче артикллар: DER, DAS, DIE, DEM, DEN. Боларны аңлату өчен бер статья  язарга кирәк булыр иде (авторны бер кемдә ялламады әле).  DER формасын гына алыйк. Төрки матрицада Д=Т+Т.   ТТЕР формасы төркичә әТ ТЕРә. ТЕРәп ӘТ= терәп әйт. Ирләргә терәп әйтеп була, хатын-кызларга терәп әйтә башласаң кирәкмәгән реакция булачак. “Мужской род” өчен ДЕР ярый, ә “женский род” ка башка артикл кирәк. Нинди икәнен сүтеп карыйбыз.   DIE>>> ТТИЕ>>> ӘТ ТИЯ.  Бу  “тиерлек әйтү” була, русча әйтсәк касателно  по-касателной. Тагын бер аңлау юлы DIE>>> ТТИЕ>>> ТәТи  ИЯ. Бу вариантта да бик көчле логика бар, тәти сыйфаты “женский род”ка яхшы тагыла.  

Француз теленә күчәбез. Билгесезлек артикле UNE >>>  У  НИ.  Төрек сүзенә таянабыз, У ~ О - “ул”   Татарча УЛ+ НИ?.   билгесезлекне тулысынча күрсәтә.

            Билгеләү артиклы француз телендә  LA LE. Төрки матрицада L чагыштыру,туры килү, сайлау, функцияләрен билгели. Артикл белән билгелеләрне билгесезләрдән аералар. Татар телендә дә –ЛА, -ЛӘ, -ЛЫ,- ЛЕ  кушып билгеләү бар. “Казанлы” дисәк, Казан шәһәрендә яшәүчене билгелибез.” Җилле” “Яңгырлы” –һава торышын билгеләү.  

            Берничә телнең билгеләү артикллары Л хәрефе белән бәйле. Испан, итальян, француз, гарәп, артиклларында шуны күреп була.

            Телләр арасында элемтәләр  бар, борын-борын заманда алар күренеп торган. Төрле, туганлыгы күренеп тормаган, телләрне дә, бер системага кертүче гомуми семантика бар, ләкин аерым телләрнең прагматикалары аны каплап тора.

 Кайчандыр,   ЛА МАНШ<<< МАНыШ Л Ы(А)  , вакытлыча су астына китә торган урын булган. Манырга- “макать”.

Французча Laforet , безнең логикада тәртибе үзгәрә - Форетла, әз генә тезәтсәк Форетлы. Топонимга бәйләп билгеләү: Казанлы, Форетлы...

            ЛИМИТ. Лимит сүзен  ЛА ӨМЕТ диеп юрыйбыз. Логикасы “билгеле бер өмет”. Дөресме бу? Монда әлбәттә лимит  логикасының бер өлеше бар. Лимит өметне чикли, ләкин билгеле бер өмет кала.

Кешенең башында телдән телгә күчү мөмкинлеге     бар, ләкин ул режим тыелган (заблокирован). Ниндидер катаклизм ( каты акл эзм) нәтиҗәсендә, тыелудан рөхсәткә күчү ихтималлыгы бар. Суперстресс һәм кеше башка телдә сөйләшә башлый. Андый кешенең яңа теле якынча гына булыр, чөнки сөйләшү тәҗрибәсе юк.

Төрле телләрдә кулланылган артиклларга кыскача анализ ясадык. Нәтиҗәдә билгеләү артиклларының төп логиклары ачыкланды: 1) ТҺЕ “теге” туры күрсәтү логикасы, 2) DER –терәп атау логикасы 3) L хәрефле артикллар- туры килү, сайлап билгеләү логикасына бәйләнгән . Беренче һәм икенче пунктлар арасында аерма юк. Соңгы пунктның аерылуы конкретикадан абстракт логикага күчү нәтиҗәсе. Төрки матрицада Л-Н-М абстракт логика гамәлләре.

Билгесезлек артикллары, НИ? Ә? кебек сорау логикасына таянып ясала.

Урмайлы Илдар   2020 ел декабрь.





Комментариев нет:

Отправить комментарий