Иң кечкенә милли университетлар.


Милли университет булдыру мәсәләсе татар матбугатында ел саен күтәрелә һәм тиздән яңадан басыла.
Безнең милли университет кайчан да булса ачылуына бик аз кеше ышана инде. Берәүләр,- милли университет ачырга барыбер Мәскәү бирми диләр, икенчеләр, - татар телендә укып чыккан белгечләр беркемгә дә кирәк түгел диләр, өченчеләр - әле университет турында уйларга да юк, татар мәктәпләрен саклап калыйк, үстерик диләр. Кызганычка каршы, татар түрәләренең күпчелеге  дә телебезнең киләчәгенә ышанмый, һәм шулай итеп аны юкка чыгуга алып бара.

Шул ук вакытта, дөньяда, кайсыбер 100 меңнән дә ким кешеле  халыклар балаларын, яшләрен туган телләрендә мәктәпләрдә генә түгел, югары уку йортларында да укыта алалар.

Дөньяда иң кечкенә университетлар - Гренландиядә һәм Фарер утрауларында урнашкан. Гренландия  һәм  Фарер утраулары  Даниянең автономияле регионнары итеп  санала. Гренландиядә 57 мең кеше яши, алар арасында 90% артык инуитлар (эскимослар). Фарер утрауларында 49 мең кеше яши, шул исәптән  92% фарерлылар.

Гренландия университеты. Гренландия университеты илнең башкаласы – Нуук шәһәрендә урнашкан. Ул 1987 елда ачылган. Соңгы мәгълүмат буенча анарда 700 студент укый һәм 120 укыту һәм фәнни эш алып баручы галим эшли.
Гренландия университетында 4 институт (факультет) бар: укыту (педагогика) институты; медицина институты; социаль фәннәр, икътисад һәм журналистика институты; мәдәният, филология һәм тарих институты. 
Университетта бакалавр һәм магистр дәрәҗәсен алырга мөмкин. Укыту программалары 3,5 елга исәпләнгән. Укыту Гренландия эскимослары телендә  һәм дат телендә алып барыла.

Университет сайты мәгълүматы буенча, 2015 елда Гренландия университетына 225 студент укырга кергән. Университетка керүчеләр арасында иң популяр белгечлекләр: педагогика - 57 кеше, социаль эш – 20 кеше , икътисад һәм бизнес – 19 кеше,  мәдәни һәм  социаль тарих – 19 кеше, 15 – медицина, 14 – социаль фәннәр. Тагын тәрҗемәче, әдәбият һәм массакъләм мәгълүмат чаралары буенча; журналист кебек белгечләр әзерләнә...
Университетта 2015 елда 77 кеше бакалавр дәрәҗәсен, 9 кеше магистр дәрәҗәсен алган. Соңгы елларда университетта фәннәр докторы  дәрәҗәсен алучы берничә кеше дә бар.

Шуны да әйтергә кирәк – Гренландия яшләренең дәүләт тарафыннан, түләүсез башка илләрдә уку хаклары бар, һәм аларның күбесе Даниядә һәм башка илләрдә укый.

Фарер утраулары университеты. Фарер утраулары Университеты  1965 елда ачылган. Башта ул Фарер Академиясе исемен йөрткән, ә 1990 елда аңа университет статусы бирелә. Хәзерге эчке структурага университет 2008 елда, педагогика көллияте һәм медицина көллияте белән берләшкәч, килә.  Университет илнең башкаласы – Торсхавн шәхәрендә урнашкан.
Университет ачылганда  анарда бер профессор һәм бер архивариус кына эшләгән. Беренче елларда анарда  укытучылар өчен бер еллык табигый тарих һәм фарер теле курслары оештырылган.
Хәзерге заманда, үниверситет һәм хокумәт  сайтлары мәгълүматы буенча, университетта 600 кешегә якын укый: 573 студент (2012 елда) , 23 аспирант (2010) укый, 70 укытучы һәм фәнни тикшеренүләр алып баручы галимнәр эшли. Университет бакалавр, магистр һәм фәннәр докторы дәрәҗәләрен бирә ала. Укыту фарер һәм дат телләрендә алып барыла. Университет дәүләт тарафыннан финанслана.

Фарер университетында ике факультет бар, һәм алар барлыгы биш бүлектән торалар. Гуманитар, социаль фәннәр һәм мәгариф факультеты: фарер теле һәм әдәбият, мәгариф, тарих һәм социаль фәннәр бүлекләреннән тора.  Табигый фәннәр һәм медицина факультетына: - медицина ; фәннәр һәм технологияләр бүлегекләре керә.

Фарер теле һәм әдәбияты бүлеге укытучылары, студентлары, аспирантлары фәнни эш тә алып баралар. Алар хезмәте нәтиҗәсендә 1998 елда “Зур фарер сүзлеге” чыккан, аңа яңа һәм иске фарер сүзләре генә түгел, шигырьләр, җырлар, рәсемнәр һәм башка төрле милли мәдәни мирас кертелгән. 

Шулай ук университетта фарер теле үсешенә ярдәм итү хезмәте эшли. Ул төрле оешмаларга һәм аерым кешеләргә фарер теле буенча мәгълүмат һәм киңәшләр бирә. Теләүчеләр  өчен университет фарер теле буенча курслар һәм лекцияләр оештыра. Фарер университеты Копенгаген һәм Исландия университетлары белән нык элемтәләрдә тора.

Университеттан башка Торсхавнда Диңгез тикшеренүләр һәм инжиниринг үзәге эшли. Ул капитан, судомеханик һәм башка диңгез белән бәйле белгечләр әзерли.  

Тагын бер, турыдан туры милли мәгариф дәрәҗәсе белән бәйле факт: - 70 мең кеше сөйләшкән фарер телендә 2013 елда 238 китап басылган, ә 5 миллион кеше артык сөйләшкән татар телендә – 240 китап. 

Гренландия һәм Фарерлар үрнәгендә нинди нәтиҗәләр ясап була?
Хәтта бик кечкенә халыкларның  да туган телләрендә һичбер белем, шул исәптән югары белем алырга хаклары бар. Татарлар кебек берничә миллион кешеле генә түгел, берничә йөз мең кешеле һәм тагын да кимрәк булган халыклар да бик тырышсалар милли университет йә башка югары уку йортлары кора алалар. Ансыз телнең һәм халыкның киләчәге юк.  Телләрне саклап калу, тулы кыйммәтле куллану һәм үстерү  өчен мәктәпләр һәм педагогика институтлары гына җитми.  
Милли телдә тулы урта һәм югары белем алү мөмкинлеге булмаса, төрле юнәлешләрдә белгечләр әзерләнмәсә, аның куллануы чикләнгән була. Ул хәл татар теле мисалында да ачык күренә...

         Наил Гыйлман. 2016.




                         Рәсемдә Гренландия университеты биналары.
 
                        Гренландия университеты студентлары һәм укытучылары

                            Фарерлар университетында дипломнар тапшырганда


Татар милли университеты турында фикерләр

http://zamanabiz.blogspot.com/p/blog-page_55.html



       

Комментариев нет:

Отправить комментарий